Ләкин аның болай «тыныч» яшәве озакка бармаган. Байдан бушатылган йортны күпмедер вакыт китапханә итеп тотканнар, аннары ни өчендер мәктәп ихатасына күчереп, өен үзенә, чардагын үзенә аерым салып куйганнар… Йортның хуҗасы башта Архангельск якларында булып, шуннан соң Сәмәркандта озак кына торып, ахыры гомерендә Уфага кайтып, шунда вафат та була. Аның улы Касыймны бик әйбәт хирург диләр иде, ләкин ул да инде дөньяда юк.
Атакай белән Гали абзый – бер заман кешеләре, борыннан ук дус та булганнар, бер-берсен табышкач, соңгы көннәренә хәтле хат та язышып тордылар. Моннан берничә ел элек кенә атакайның кайчандыр Гали абзыйга җибәргән фоторәсемен миңа Уфадан алып кайтып бирделәр. Урам фотографы гына төшергән рәсемнең артында җыр сыманрак «шигырь» дә бар. Менә шуннан бер генә өзек:
Бар иде безнең яшь вакыт,
Уйнап-көлеп йөргән шат вакыт.
Үткән гомерләрне сизми калдык,
Килеп җиткән, имеш, карт вакыт.
Бу юлларны язганда атакайга җитмеш биш яшь булган. Әйе, үткән шул инде, яшьлекләре генә түгел, заманнары, чорлары да күптән үтеп киткән… Һәм үтәчәк икән ул, кем генә булуыңа да карамастан!
Каргалының мин белгән кешеләре әле телгә алынганнар белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең кардәш-ыру күп иде, кайбер якыннарына мин малай чакта барып та йөри идем. Әйтик, Саттый (тулы исеме Гапсаттар) җизниләргә яки Сәгыйть бабакайларга. Боларның берсе безнең бабакайга, икенчесе әбекайга бик якын кардәшләр. Икесе дә бездән түбән очтарак торалар. Саттый җизниләрнең ишегаллары үзе бер ялан диярсең – ифрат зур иде, тапталмыйча яткан җирләрендә кыр чәчәкләре дә үсә иде. Малны да заманында күп асраганнар булса кирәк, утлауларындагы еллар буенча җыелган, тапталып-басылып беткән иске тирес зур бер тау булып өелгән иде. Без бала-чага шуның өстенә менеп уйный торган идек.
Саттый җизни турында кызык кына нәрсәләр сөйлиләр иде. Ата-анасыннан зур байлыкка ия булып калгач, аны минем бабакайның тутасына, яшькә үзеннән күп олы кызга өйләндергәннәр. Кияү әле чынлап та бик яшь булган, өйләнгәч тә малайларга ияреп чана шуарга йөри икән. Әгәр «җизни»не тау шуганда орсалар-елатсалар, хатыны Гөлҗиһан табагач күтәреп чыга икән дә бөтен малайларны пыр туздырып куа икән. Бик үткен-чая булган диләр яшь килен!
Болар борынгы кешеләр, үзләре генә түгел, балалары да күптән картаеп, үлеп беттеләр. Балаларының балалары инде картайдылар. Иң олысына – медицина докторы, профессор Гыйниятулла абзый Терегуловка хәзер сиксән тугыз яшь! Иң кечеләре – Мичурин шәкерте, Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Хәсән Еникеев тә минем чамаларда булыр. Бу – Саттый җизниләрнең әлеге яландай ишегалдында аунап үскән малай. Аны шул чагын мин аз гына хәтерлим, ләкин соңыннан безгә бүтән беркайчан да очрашырга туры килмәде.
…Ә менә Сәгыйть бабакайларның ишегаллары тар иде, каралтылары рәттән тезелеп киткән иде – шулайрак күз алдында саклана. Аның каравы яшел калай түбәле йортлары зур да, бик таза да иде. Бөтен җирдә