Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

кызлары бар иде, күрәсең, шуңа ияргәнмендер инде.) Ләкин, дөресен генә әйткәндә, аларның йорты мине беркадәр шомландыра торган иде. Ник дисәң, гаҗәп тә искергән, тузган, котсыз, шапшак бер йорт иде ул… Юк, аны һич тә фәкыйрьләр йорты дип булмый – кара-каршы салынган, такта белән япкан һәм кайчандыр ул таза-бөтен дә булгандыр, әлбәттә… Әмма хәзер шулкадәр бетәшкән, Ходаем, әйтерсең аңа йөз ел буена да кеше кулы тимәгән. Бүрәнәләре кап-кара, түбәсендә яшел мүк, тәрәзә пыялалары керосин табыдай зәңгәрләнеп тора. Болдыр баскычлары да, өйалдының идән такталары да күптән черек – басканда бер башы батып китсә, икенче башы күтәрелә… Инде ызбаның эченә кергәч, андагы тәртипсезлеккә, шакшылыкка исең китәр. Өйнең бөтен түрен иңләп алган киң сәке өстендә сәләмә юрган, каткан туннар буталып ята, ястык-мендәрләрнең тышы юк, бер кат сүрү генә, җөйләреннән мамык- лар чыгып тора. Монда, күрәсең, урын җәю, урын җыю дигән нәрсә юк – кичтән менәләр дә яталар, иртән торалар да китәләр. Шулай ук чәй урынын да җыеп тормыйлар, каткан өстәлдә эчелгән чәшкәләре, ипи сыныклары, өсте ябылмаган сөтләре, ә өйдә умарта күчедәй чебен уйнап тора… Мич аралары, морҗа буйлары тулы таракан… Мин, гадәттә, бу өйгә курка-курка гына керә идем һәм тизрәк чыгып китү ягын карый идем. Һәм нигә болай икән дип бик аптырый да идем. Чөнки башка бер өйдә дә мондый өелеп яткан шапшаклык юк, иң ярлы дигәнендә дә үзенчә чисталык – җыештырган, себергән, бусагасына хәтле сап-сары итеп юган – аяк салмыйча атлап кермиләр дә. Ә монда? Әллә искиткеч мәнсезлек, әллә коточкыч ялкаулык, әллә баштан ашкан хәерчелек – аңлап булырлык та түгел. Дөрес, байлык юк инде ул, исе дә сизелми, ләкин бит аталарыннан мирас булып калган хәерчелек тә булмаска тиеш. Безнең бабакайлар нәселе электән үк таза хәлле булган, игенне дә күп иккәннәр, малны да күп асраганнар. Боларның аталары Каһарман карт та шул нәселдән ич, әнә йортның да алтыпочмаклысын салдырган бит заманында. Алайса, эш нәрсәдә соң?.. Соңыннан кызыксынып сорашкан чакта, минем атакай: Хәсәннәрнең хәерчелеге үтә ялкаулыктан, иҗтиһат итмәүдән, ата малын ашап бетерүдән, дип аңлата иде. Ләкин аларның җирләре күп, имеш, тик үзләре файдаланмыйча күбрәк арендага бирәләр, шуның белән яшиләр, имеш. (Иксәләр дә, бер-ике дисәтинә арыш яки бодай да берничә таяк тары гына чәчәләр икән.) Бәлки, шулайдыр да, башкача ничек аңлатасың бу әкәмәт хәлне?!

      Мин үзем Хәсән агайны (Каргалыча әйтсәк, агакайны) яхшы ук хәтерлим. Озын буйлы, нечкә аяклы, чандыр бер кеше иде ул, йөзе каратутлы, әзрәк шадрасы да бар. Үзе тапаган эре сасы тәмәкене җыен чүп-чар кәгазьгә төреп тарта, бармаклары тырнак төбенә хәтле кара-сарыга әйләнеп беткән була. Мин аның бервакытта да чалбар кигәнен күрмәдем (ахрысы, булмагандыр да), әллә кызыл, әллә көрән төстәге тупас киндердән теккән, төбе салынып төшкән ычкырлы8 ыштаннан йөри, башында ертык эшләпә, аягында чабата киндерәсе белән бәйләп куйган иске галош. Әмма ул морза-дворян! Ул шуны белә һәм шуңа карап үзен тота да. Искиткеч горурлык һәм тәкәбберлек үзендә! Шуның өстенә ул философ