Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

килгән, әй, җиз курай,

      Ефәк калфак кигән кыз уйнай.

      Үзе лә уйнай, үзе җырлай,

      Күңелкәе аның кемне уйлай.

      Аннары «Шәйсолтан», «Шакир көе» дигәннәре дә бар. Болар барысы да Каргалының саф үз көйләре, бүтән бер җирдә дә миңа аларны ишетергә туры килгәне юк. Шулай ук безнекеләр «Агач башы»н да бик яратып җырлыйлар, ләкин бусы инде читтән килгән булырга тиеш. Ул кайчандыр шактый таралган, хәзер исә онытылып бара торган бик матур көй, Фәйзи Биккинин уйнавында грампластинкага да язылып калган, тик аны бездә башкачарак – сузыбрак, бормалырак итеп җырлыйлар.

      Каргалының үз көйләре барысы да башкорт көйләренә тартым – борылма-күчешләре белән өзелмичә сузыла, бер күтәрелә (көчәя), бер төшә (әкренәя) торган озын көйләр. Һәм шушы охшашлык мине еш кына уйландыра иде: нидән бу, башкорт җиренә күчеп утыргач һәм башкортлар белән аралаша башлагач кына туганмы алар? Ләкин болай уйлау бер дә нигезле түгел кебек. Безнең халык, күргәнебезчә, бик борынгы халык. Ике мәртәбә ул яшәгән җирен алыштыра – башта Азов диңгезе буйларыннан Россия үзәгенә, ә күпмедер гасырлардан соң башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр була. Йә, әнә шул меңнәрчә чакрымнарга сузылган далаларны, урман-суларны арбалар шыгырдавын тыңлый-тыңлый үткән чагында, ул үзенең моң-зарын көйләргә салып җырламагандыр дисезме? Һәм аның бу җыр-моңнары буыннан-буынга күчә килмәгәнме әллә? Менә бу җыр үзе генә дә шул хакта сөйли түгелме?

      Сибелеп тә төшкән, бөгелеп тә үскән

      Юл буенда ялгыз бер бодай.

      Газиз башны туган илкәйләрдән

      Аермасын иде бер Ходай.

      Юк, башкорт җиренә дә ул йөрәге, өметләре белән бергә үзенең җыр-көйләрен дә алып килгән, әлбәттә. Инде охшашлык бар икән, нигә моңа артык гаҗәпләнергә? Башкорт – асылда, дала халкы, безнең ерак бабайлар да кайчандыр далада яшәгәннәр. Башкортның тамыры кыпчактан диләр, безнең чыгышны да кыпчак белән бәйлиләр. Тарихның саргайган сәхифәләрен актара башласаң, бик хикмәтле нәрсәләр килеп чыгар иде. Менә бит хәтта телдә дә охшашлык юк түгел: башкорт «атай», «агай» ди, ә без «атакай», «агакай» дибез, ләкин болай дәшү безгә һич тә башкорттан кермәгән. Бик борыннан һәм бик ерактан килә ул. Аннары тагын башкортның яратып куллана торган «җиңгә» сүзе бар: өлкәнрәк хатыннарга, бигрәк тә ага тиешле ирнең бичәсенә гел генә «җиңгә», «җиңгәм» диләр. Безнең төмәннәр дә нәкъ менә кардәш тиешле өлкән кешенең хатынына «җиңкай» дип дәшәләр. (Бертуган агасының хатынына һәр җирдәге шикелле «җиңгәчәй» диләр.) Күрәсез, бер үк сүзләр, тик әйтелешләре генә төрлечә.

      Дөрес, безнең төмәннәрнең теле башкортныкыннан гына түгел, күпчелек татарныкыннан да шактый нык аерыла. Бу тел, асылда, мишәр теленең бер диалекты булырга тиеш. Ләкин ул Касыйм татарлары, шулай ук Нижгар мишәрләре теленнән сизелерлек аерылып тора. Касыймлылар сүзне ничектер әйтеп бетермичә, бер-беренә ялгабрак һәм кабаланыбрак сөйлиләр, шуңа күрә аларны тиз генә аңлап та булмый. Каргалы төмәннәре исә сүзне өзеп, тулы әйтеп, авыз тутырып сөйләргә яраталар. Аннары каты мишәрләргә хас «ч» урынына «ц» кулланып