Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

китә. Бик теләп катнашып йөрүче яшьләр күп, спектакльләр, концертлар әледән-әле булып кына тора. Бер кайтуымда Каргалы спектаклен мин дә күреп киткән идем. Школаның киң, озын коридоры. Бер башына сәхнә корылган – шунда «Урал суы буенда» дигән спектакль бара. Коридорның калган өлешенә озын тар эскәмияләр тезелгән – аларда тыгызланып утырган тамашачылар. Алдагы рәтләрдә утыручылар спектакльне тыныч кына карасалар да, ишек төбендә бер дә тынычлык юк – кемнәрдер ни өчендер һаман шунда шаулаша. Шул чакта баш рольне уйнаучы егет залга: «Шауламагыз!» – дип бер кычкырып сала да аннары яңадан, һични булмагандай, үз ролен уйнап китә. Бик кызык булып тоелган иде бу миңа. Шуңа күрәдер, ахрысы, ул спектакльне мин бер дә оныта алмадым.

      Шулай ук Уфаның үзендә 1908–1910 еллар тирәсендә һәвәскәрләр тарафыннан куелган спектакль һәм концертларда да Каргалыдан чыккан яшьләр шактый ук актив катнашканнар икән. Моны минем кулымдагы ефәккә басылган бер программадан ачык күрергә була: анда язылган фамилияләрнең күбесе Еникеевләр дә Терегуловлар. Шулар арасында яшь шагыйрь Сәетгәрәй Еникеев тә бар – ул скрипкада чибәр генә уйный торган булган. Бик яшьли генә үлгән авылдашым шагыйрь турында мин бу язманың башында кыскача гына әйтеп үткән идем инде.

      Шул рәвешчә, Каргалы яшьләренең үзешчән сәнгатькә, гомумән, татар мәдәниятенә тартылуы азатлык җилләре искән чакта нык кына көчәя, ләкин, җилләр исеп тынгач инде, бу энтузиазм әкренләп сүрелә һәм бетә. Аның каравы укуга, белем алуга омтылыш бик нык арта. Әлбәттә, укып белем алу, белгеч яки галим булу бик күркәм эш. Тик менә Каргалы үзе генә, мөгезен салган карт сыер шикелле, күпмедер вакытка кысыр кала. Әмма кысырлык ул мәңгелек түгел, үтә торган нәрсә – шулай юатасым килә сай инеш буенда тын гына утырган авылымны.

      Илебез бик зур, кайда гына торсаң да, бер үк ватан, әмма шул чиксез ватанның тузандай бер ноктасы, карт әдип әйткәнчә, яшел бишеге – Каргалы да минем җанымда әнә шундый матур, кадерле, мәгәр томан белән өртелгән бер образ булып саклана. Ләкин «яшел бишек»тән төшеп, кырыс дөньяга чыгып китүемә бик күп еллар узды шул инде, хәтта сагыну кебек бик табигый хис тә әкренләп сүнде, бетте диярлек. Менә туган авылымның урамыннан хыялым белән генә каранып узган булдым. Билгеле, күп нәрсәне танымадым, күп нәрсә онытылган, шул сәбәпле үткәннәрне искә төшерү белән генә чикләндем. Бабаларым гомер иткән нигез юк, мин туган йорт та юк, балачагымда ялантәпи бәбкә үләнен таптап йөргән яландай иркен ихата үзе дә юк. Алар барысы да хәзер бары тик хәтердә генә, бары тик искә генә төшерергә мөмкин. Сирәк кенә кайткан чакларымда мин йортыбыз урынында буш яткан, чүп баскан җирне күреп, үземнең шушында тууыма ничектер ышана алмыйча китә идем.

      Инде хыялда түгел, өнемдә булган эш. 1979 елның җәендә мин, Бөгелмә поезды белән Уфага барышлый, көндез Каргалы турысыннан уздым. Вагон тәрәзәсеннән китмичә карап бара торгач, авылга якынлашуымны тауларыннан белеп алдым. Атакай мәрхүмнең: «Тезелеп кенә киткән кызыл тауларым, өстегездә