Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

анда.

      Шулай итеп, бу авылдаш хатыннар минем бабамны гына түгел, үзләренә күпмедер замандаш булган дәдәмне дә белмиләр булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, моңа да артык исем китмәде. Нигә кирәк аларга дөньяда юк кешеләрне белеп тору?! Тереләрен белергә дә, бәлки, ихтыяҗлары юктыр – беткәнмени башка кайгылар?!

      Инде мин алардан «Ә сез үзегез кем буласыз соң?» дип сораганны көттем, ләкин алар хатыннарга хас мондый кызыксынуны да күрсәтмәделәр.

      – Ярый, апайлар, юлыгызны бүлдем, – дидем мин аларга, һәм алар үзара нидер сөйләшә-сөйләшә китеп тә бардылар.

      …Тау битендәге үләннәрне селкетеп-тарап, шаян гына җил исә. Ачы әрем исен китерә ул миңа – туган туфрак исен… Коры җирдә, эссе кояшта үскән ак әрем исе бик үткен була – балачактан ук сеңеп калган бу таныш исне картайгач та бик яратам мин. Үзгәрми һәм бетми торган ис ул минем өчен!

      ДӘҮЛӘКӘН

Дим буйлары

      Казаннан Дәүләкәнгә Бәләбәй аша да, Уфа аша да кайтып була. Бәләбәй аша шактый урау һәм мәшәкатьле: башта самолёт белән Бөгелмәгә, Бөгелмәдән автобуста Бәләбәйгә, Бәләбәйдән инде поезд белән Дәүләкәнгә. Шулай да, мәшәкатенә карамастан, Бәләбәйне күрер өчен генә бу юл белән дә кайтып йөргәнем бар. Ләкин күбрәк, билгеле, Уфа аша йөрим.

      Дәүләкәннән мин беренче мәртәбә ерактагы таш калага – балачактан ук әлифба китабы белән бергә күңелгә кереп урнашкан мәшһүр Казанга 1925 елның августында чыгып киттем. Бу чакта миңа уналты яшь иде. Утыз икенче елга кадәр һәр җәйне атам йортына кайта идем. Соңгы кайтуым утыз дүртенче елның кышында булды. (Дөрес, бу вакытта инде атам-анам да Казанга күчеп килгәннәр иде.) Шуннан соң мин егерме ел Дәүләкәнемә кайтмыйча тордым. Нәкъ егерме елдан соң, ягъни илле дүртенче елдан башлап, минем өзелгән юлым яңадан ялганып китте. Һәм шушы вакыттан алып мин ике ел, өч ел саен диярлек берничә көнгә генә булса да Дәүләкәнгә кайткалый торам. 1969 елны кайтып, шундагы иске дус-ишләр белән алтмыш яшем тулу бәйрәмен дә үткәреп киттем. Аннан соң да кайтып йөрүем өзелмәде һәм моннан соң да, иншалла, өзелмәс дигән өметем бар әле.

      Бер уйласаң, бу сәер дә тоелырга мөмкин. Җитмеш елдан артык гомеремнең бары унбиш елы гына Дәүләкән өлешенә тия бит, калганы исә гел читтә, еракта узды. Әмма ул унбиш ел минем гомерем башы – иң саф, иң самими, иң гөнаһсыз чагым. Нәкъ шушы чакта адәм баласында хыял канатлана, мәхәббәт кабына түгелме соң?! Югыйсә җитмештән узгач та кайтып йөрү нигә кирәк икән?..

      Ярты гасыр эчендә Дәүләкән халкы алышынып бетте диярлек. 1926 елны анда сигез меңнән артыграк кеше яшәгән булса, 1975 елда инде егерме меңнән дә артып киткән. Димәк, яртысыннан күбесе – мин киткәч үрчегән яки читтән килгән халык. Минем замандагы кешеләр юк, беткән яки берән-сәрән генә калган. Бик күп йортлар искерсә дә, үзгәрсә дә, миңа таныш, кемнәр торганын да яхшы беләм, әмма ләкин күптән инде ул йортларда хуҗалары гына түгел, аларның токымнары да яшәмиләр. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, бер табынлык иске дус- ишләрне җыя алган идем, ә хәзер анда мин белгән һәм мине белгән бары дүрт-биш кеше генә калды. Кыскасы, чын дөресен генә әйткәндә, Дәүләкән хәзер миңа үзе дә ят, халкы да ят.