Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

бераз уйлап торган да: «Юк, сыкмаем», – дигән. «Ник?» – дип сораган атасы… Моңа каршы Сәгыйдә: «Һин дә эсәһең, ул да эсә, кәрәкмәй, сыкмаем», – дип җавап биргән. Атай кеше шактый уйга калган. Аннары күпмедер вакыттан соң тагын ипләп кенә әйткән: «Хәмиткә сыкһаң, эсеүмде ташлаем», – дигән. Моны ишеткәч, Сәгыйдә дә: «Ярай, уйлап карармын», – дип әйткән… Билгеле, аның үз күңелендә дә нидер булгандыр инде, чөнки озак та үтмичә Хәмит бер килүендә боларда торып та калган.

      – Шулай итеп, атаем димләүе аркаһында ошо Акъбирзин иптәшкә сыгып куйзым шул, – ди Сәгыйдә, сүзен очлап һәм Хәмитенә хәйләкәр генә күз атып. – Шөкер, ахырзан үкенергә тура килмәне, әйбәт кенә торып киттек, бына биш бала үстерәбез инде.

      – Ә барлыгы унны тапты, – ди Хәмит, Сәгыйдәнең аркасыннан кагып, – молотчина минем бичә ул тарафтан, тик сабыйларыбыз гына барысы да тормады. Ату мать-герой буласы иде минем Сәгыйдәкәй!

      Сәгыйдә оялуыннан бары кызарып кына куя һәм ашыгып тастымал башы белән битен сөртергә тотына.

      Әнә шулай сөйләгән иде Хәмит бичәсе ничек итеп өйләнешүләрен. Гади авыл кешесе «ярату» сүзен, гадәттә, кулланырга яратмый, әмма ләкин ничегрәк итеп сөйләүләреннән алар арасындагы мәхәббәт хисен, һәрхәлдә, сизеп була. Аннары Хәмитнең сүз ахырында гына бичәсе белән мактанып куюы да яратышып торуының ачык бер дәлиле түгелмени?!

      Моның кебек иркен, табигый сөйләшүләр алар өендә гадәткә кереп киткән иде инде. Дөрес, беренче мәртәбә барып чыккач, Хәмит бик гаҗәпләнеп, аптырап калды, хәтта азрак ятсынды да шикелле… Үзенең авыл очындагы иске генә өйдә гап-гади «мужик» булып яшәве өчен Казаннан кайткан язучы алдында, бәлки, беркадәр уңайсызлану да кичергәндер. Ләкин бу нәрсәләр барысы да бик тиз таралды, бетте, чөнки без бер урамда үскән күрше малайлары, һәм шушы нәрсә менә егерме биш елдан соң безне тагын якынайтты да куйды.

      Килгән саен безне бу өйдә бик теләп, куанып каршы алалар, хәзинәдә бары белән чын ихластан сыйлыйлар. (Билгеле, без үзебез дә буш кул белән килмибез.) Хәмит шунда ук берәр тавыкны чалып, Сәгыйдәсенә тоттыра. Сәгыйдә ашка чаклы чәй өлгертә, Хәмитнең тотып кайткан балыгы булса, шуны таба тутырып кыздырып китерә… Әмма әйтсәм әйтим сезгә, Казан балыкчылары, Дим балыгы кебек тәмле балыкны сез хәзер төшегездә дә күрә алмыйсыз. Бернинди хлор, нефть исе-тәме кермәгән чын, саф балыкны мин дә күптән оныткан идем инде. Гаҗәеп икән ул, ашап кына туйгысыз икән! Димдә генә сакланса кирәк мондый «патша заманыннан» калган балык, чөнки Димне хәзерге көндә Башкортстанның пычранмаган иң чиста елгасы диләр (һәрхәлдә, югары һәм урта агымы). Хәмит көлеп сөйли, безнең бу тирәгә дә килеп, нефть эзләп йөрделәр, бөтен балыкчылар, таба алмасалар гына ярар иде, дип эчләреннән теләп тордылар, ди. Нишлисең, балык белән балыкчының хәлен аңларга була!

      Тик менә кымыз белән генә эшләр шәптән түгел икән, ә мин аны бик сагынып кайткан идем. Дөрес, Уфада әзрәк эчкәләргә туры килде, ләкин Дәүләкәндә кымыз юк – базарында да, ресторанында да… Һәм бу гаҗәп иде, чөнки Дим буе элек һәрвакытта