Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

кузгаткан, инде онытыла да язган үткәннәрне искә төшерә башладык. Бар иде заманнар, бу авылның һәр йортында диярлек бия бәйлиләр иде. Көрмәнкәй бит ул, тимер юлга якын булганга күрә, һәр җәен кымызчылар килеп тула торган шактый ук мәшһүр бер авыл иде. Килгән бер кымызчы хәллерәк башкортның өен яки келәтен алып, ак киез җәйгән сәке өстендә мендәргә кырын таянып, көн саен хуҗаның кымызын эчә, алачыкта җиңгә пешергән яшь тәкә итен ашый, көн дә сөтен, маен, йомыркасын алып тора – кыскасы, пансионаттагы шикелле, бөтенесе бар, бөтенесе бер генә хуҗадан (бәлки, чәй-шикәрдән башкасы). Шул рәвешчә, берәр ай хушланып тазарып ятканнан соң, кымызчы әфәнде хуҗага барысы өчен дә тиешле акчасын түләп, китеп бара һәм еш кына алдагы җәйдә дә шул ук йортка яңадан килә торган иде…

      Минем истә әле: монда бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова белән Нури Сакаев, Маһира Мирвәлиева белән Шакир Шамильский кымыз эчеп яттылар. Шулай ук матур җәйләрнең берсендә Казаннан Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали дә хатыннары белән бирегә килгәннәр иде… Тагын бер онытылмас истәлек: 1924 елның җәендә булса кирәк, Көрмәнкәйдә Мәҗит Гафури, ә Иске Шәриптә минем җизни Шәриф Сүнчәләй белән аның энесе Сәгыйть Сүнчәләй кымызда булдылар. Һәр атнада диярлек алар Дәүләкән базары көнне кирәк-яракларын алыр өчен безгә киләләр иде. Көрмәнкәйдән Мәҗит агай да, билгеле, килеп җитә иде… Әле дә бик ачык хәтеремдә: таяк тоткан юка гына гәүдәле, ак чырайлы, кечкенә кара мыеклы Мәҗит агай, аксый биребрәк, безнең капкадан ук: «Сәгыйть!» – дип тавыш салып килеп керә торган иде. Тавышын ишетүгә, өйдән йә җизни, йә Сәгыйть абый чыгып аны каршы алалар иде. Минем әдәбият белән «җенләнә» башлаган чагым, шуңадыр инде Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй кебек танылган шагыйрьләрнең безнең өйдә булуы яки кереп кенә чыгулары да минем өчен, билгеле, зур бер куанычлы вакыйга булып кала иде11*.

      Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, тәмләп кенә дүрт-биш шешәне бушатканнан соң, райком егетенә рәхмәтебезне әйтеп, аны озатып җибәрдек. Мин исә, кымызны эчеп бетерер өчен, Хәмиттә калдым. Бу дуамал эчемлек юлда селкетеп йөрткәнне бер дә яратмый, аннары җәй кызуында аны озак сакларга да ярамый. Сәгыйдә килен бер унлап шешәне шунда ук кар базына да төшереп куйды. Ә калган өч-дүрт шешәне алып, без Хәмит белән, Сәгыйдәнең ашы өлгергәнче, Дим аръягына чыгып килергә булдык. Аръяктагы тугайда, нәкъ Көрмәнкәй каршысында, Япраклы дигән зур гына күл бар – кайчандыр без, Дәүләкән малайлары, еш кына шул күлгә балыкка килә торган идек. Минем инде Япраклыда булмавыма, юләр әйтмешли, бер кырык ел бардыр – менә шуның ярында малай чактагы шикелле кармак салып утырасым килеп китте. Моның өчен бөтен кирәк нәрсә Хәмиттә бар, абзар артындагы черегән тиреслектән калай савытка бераз суалчан казып алдык та аның буялмаган иске генә көймәсендә аръякка чыгып та киттек. Тугайның әле чабылмаган куе үләнен ерып, күл буена бардык, таллар ышыгыннан әйбәт кенә тыныч урын табып, кармакларны сүтеп, бисмилланы әйтеп дигәндәй, безне зарыгып көткән балыкларны ялыктырмас өчен, тизрәк эшкә дә керештек. Ләкин, ни хикмәттер, балыклар безнең кармакларга ташланырга ашыкмадылар. Моның сәбәбен Хәмит шунда ук әйтеп тә бирде: хәзер