Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә безне бик җылы-якты каршы алдылар. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сорашканнан соң, тиз генә самавыр да куелды, учак та ягылды, ә Хәмит, сезгә кымыз алып килим әле, дип, ашыга-ашыга ферма өенә китеп барды. Шактый ук югалып торды хуҗабыз, әмма бик борчылып, буш кул белән кайтып керде. Кемдер инде, ферма мөдиреме, завхоз тиешле кешеме, Хәмиткә, кырт кисеп: «Прсидәтел рөхсәтеннән башка бер шишә дә бирмим!» – дигән. Шуннан Хәмит председательне эзләп киткән – таба алмаган, яңадан әлеге кешегә килеп, төрлечә әйтеп, ялварып караган, әмма – юк, һич кенә дә тегене күндерә алмаган… «Ерактан кайткан кунагым өчен дип ялвардым үзенә, – ди Хәмит, үрсәләнеп. – Тыңламады бит, мөртәт, тотып ватасыңмыни ул сабаканы!» Ярый, хәерле булсын, дидек без, Хәмитне юатып, эчмәгән кымыз түгел, монда болай да сыең җитәрлек! (Хәлбуки инвалид колхозчының шушындый чакта үз колхозыннан бер шешә кымыз да сорап алалмавы, әлбәттә, аянычлы хәл иде. Тыштан сиздермәсәк тә, моңа безнең дә кәефебез кырылды.) Шуннан соң юмарт күңелле хуҗаларыбызның чәен эчтек, мәен дә эчтек, изү чишеп, тирләп ашларын ашадык. Аннары кырга чыгып йөрдек, Көрмәнкәй тавына менеп, Дим буйларына карап утырдык. Көрмәнкәй тавының исеме бар икән – элек мин моны белми идем: Иван-сәй тавы, имеш! «Ни өчен мондый сәер исем?» – дип сорагач, Хәмит болай аңлатты: кайчандыр борын башкортлар шушы тау башында килешеп, күпмедер җирләрен русларга чәйгә алмашып биргәннәр, янәсе. Чынмы, ялганмы – Хода белсен, әмма Иван-сәй тавының икенче ягында, Димнең бик матур борылып килгән җирендә, кечкенә генә рус авылы әле дә бар, күренеп үк тора. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә: башкортлар элек читтән килгән халыкларга зур су буйларындагы җирләрен сатмаганнар һәм бирмәгәннәр. Мәсәлән, Димнең урта агымында бер татар авылы да юк, барысы да читтә, ләкин рус авыллары сирәк кенә булса да очрый. Ихтимал, алар Столыпин вакытында килеп, утырып калганнардыр…

      …Кояш шактый авышкач, без көймәбезгә утырып, агым түбәненә җиңел генә ишә-ишә, әйләнә-юньдәге хозурлыкка сокланып карый-карый, Дәүләкәнебезгә кайтып киттек. Икенче көнне якшәмбе иде – базар көн икән. (Элек базар сишәмбе көнне була торган иде.) Онытмас борын шуны әйтим: бу кайтуымда инде мин яңа гостиницага төшкән идем. Шул ук базар мәйданы янында ук (дөресрәге, элекке Марҗа базары10каршысында гына) ак кирпечтән салынган ике катлы озынча йорт, ике катында да тезелеп киткән номерлар, арада мөһимрәк кунаклар өчен бер урынлысы да бар – менә миңа да шундыен биргәннәр иде. Иртән торып, якындагы ашханәгә кереп тамак ялгап чыккач, мин базарны да бер әйләнергә булдым. Хәзерге базар ул элекке зур мәйданның урта бер җирен койма белән әйләндереп алган иркен генә урын – шунда кибетләр, ларёклар, ике озын гына такта лапас, берсендә ит-май, икенчесендә катык-сөт саталар. Нэп заманындагы базарлар турында сүз булачак әле, ә бүгенге базар шактый ярлы-сүлпән иде, тирә-як авыллардан килгән халык та аз, алар китергән азык-төлек тә күп түгел иде. Һәм, әлбәттә, кымызның да исе дә юк иде… (Көрмәнкәй бичәләре дә хәзер кымыз урынына,