ләкин аның да «гүләнья» бакчасына әйләндерелгәнен ишеткән идем инде. Андый бакчада әнис алмагачлары хәзергә кадәр, ай-һай, сакланып торыр микән?! Шулай гаҗәпләнеп иснәдем мин бу хуш исне, иснәдем, ләкин кайдан таралуын артык тикшереп тормадым, чөнки алма исеннән дә кадерлерәк икенче бер нәрсәне тизрәк барып күрәсем килә иде. Вокзал урамыннан Дәүләкәннең төп урамына чыктым да югары очка таба карап киттем. Урам тып-тын, бер кеше заты юк, өйләрдә утлар күптән сүнгән, тик аларның кара күләгәләре генә җиргә ап-ачык булып яткан. Барысы да бик таныш өйләр, үткәннәрне күргәндәй, һәркайсына карап узам. Менә кирәк урынга килеп җиттем, менә каршысына туктадым – мин үскән безнең йортның дим… Егерме елдан соң менә каршысында басып торам. «Нихәл, таныйсыңмы мине?» дип дәшәсем килә… «Төн уртасында килеп йөрүем өчен гаеп итмә» диясем килә… «Түзмәдем шул, ялгыз аулакта гына күрәсем килде үзеңне!..»
Тордым шулай, тордым шикле кеше сыман аның каршысында басып, аннары теләр-теләмәс әкрен генә кузгалып киттем. Бу йортыбыз турында сүз алда күп булыр әле, тик хәзергә шуны гына әйтеп үтик: 1932 елның көзендә, Казанга күчәр алдыннан, атакай аны ниндидер бер оешмага сатып киткән иде. Күрше-тирәдә аерылыбрак торган йорт иде, чөнки ике катлы иде ул – аскысы җиргә кертебрәк, таштан, ә өске каты таза бүрәнәдән салынган иде. Һәммә җире бөтен, таза иде әле ул чакта. Ә хәзер күреп исем китте: йорт тәмам искергән, тузган, ничектер картаеп, боекланып киткән. Аскы катның шкатуры кубып беткән, өске катның бүрәнәләре арасыннан мүкләре иске бау кисәгедәй асылынып тора; урамга караган өч тәрәзәнең дә капкачлары каерылган, парадный ишеге бөтенләй юк, аны иске такталар белән каплап ук куйганнар; урам яктагы бакча рәшәткәсе дә юкка чыккан, үсеп утырган топольләрнең берсе дә калмаган, шунлыктандыр инде йорт үзе дә өстен салдыргандай бик ялангач күренә. Иясез малны эт җыймас, диләр иде, бу очракта бик дөрестер, ахрысы.
Билгеле, мин икенче көнне дә йортыбызны күрергә килеп җиттем. Бу юлы ишегалдына да кереп, бөтен җирен ашыкмыйча гына карап чыктым. Үзгәрешләр зур иде. Ишегалды яклап та матур гына бакчабыз бар иде – ул юк, бакча кырында гына җәйге алачыгыбыз бар иде – ул да юк, эчтәрәк зур тәгәрмәч-чыгырлы коебыз бар иде – ул да юк. Бусы гаҗәбрәк, кое югалмаска тиеш иде; күрәсең, ишелеп төшкәндер дә күмеп куйганнардыр.
Мин инде өйнең эченә дә керергә яхшысынмадым. Өске катында ике, аскысында бер квартирант тора икән. Шулардан ике хатынны күрдем. Ишегалдында бөтенләй ят бер кешенең каранып йөрүе аларны бик гаҗәпләндерде булса кирәк, миңа үземнең кем булуымны, ни өчен килүемне аңлатырга туры килде. Шунда ук хәлемә кереп, хәтта кызганган төсле дә булып, квартирларын да күреп чыгарга чакырдылар. Нигәдер мин аларның бу яхшылыклары белән файдаланырга кыймадым. (Тышындагы үзгәрешләрне күрү дә җитәр, эчендәгесе… хыялымда сакланган килеш калсын, дидем, ахрысы.) Әзрәк сөйләшеп тә тордык, алар Дәүләкәнгә бездән соң килгән кешеләр икән, шуңа күрә безне белмиләр, аннары саубуллашып, капка