Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

үтү белән, ул үзенең тансыклыгын һәм кадерен дә югалта башлый икән. Ләкин беркайчан да онытылмый. Юк, онытылмый! Менә ни өчен ишеткәннәремне генә булса да әйтеп бетерәсем килә. Алары да инде күп калмады.

      Каргалы халкының туганлык җепләре белән үзара бик нык бәйләнеп, чуалып беткәнен кабатлап булса да әйтергә туры килә. Бабакайлар, әбекайлар, агакайлар, дәдәкайлар, җизниләр, кияүләр, җиңкайлар, җиңгәчәйләр – барысы да бит бер авылда яшәгәннәр, хикмәти Хода! Якын туганнарын аерыр өчен махсус сүзләре дә булган. Әйтик, ике бертуган балаларын «тудык» дигәннәр һәм үзара «тудыкай» дип сөйләшкәннәр дә (аеруча хатын-кызлар). Тудыклардан туганны «тумачи» дигәннәр. Тагын «трачи» дигәне дә бар икән әле – бусы инде тумачилардан туган дүртенче буын (беренче буын бер ата-анадан туганнар). Ләкин гамәлдә бу сүз йөрми диярлек, чөнки туганлык бик ераклашкан, кемнең кемгә «трачи» булуын белүе дә бик читен.

      Шулай ук картларга буйсыну, картларны хөрмәт итү дә көчле булган. Билгеле, бу гадәт – гомумән, татар халкына хас сыйфат, ләкин төмәннәрдә ул аеруча нык сакланган. Гаиләдә бабай үлсә, әби «баш» булып калган – аңа берсүзсез буйсынганнар. Һәр эштә диярлек бу шулай. Хәтта сөйлиләр: түр башында туксаннан узган әби калтыранып утыра. Юньләп күзе дә күрми, колагы да ишетми, акылы да инде әйле-шәйле генә. Шулай да аның ап-ак сакаллы улы – күптән кызларын биргән, улларын өйләндергән йорт хуҗасы бабай – берәр җиргә кунакка яки туйга барырга кирәк булса, иң элек әнә түр башында калтыранып утырган шул карчыктан сәкегә таянып, үрелеп, ипләп кенә рөхсәт сораган:

      – Анакай, кәбәм, безне вет Ибәй кодаларга кунакка дәшкәннәр иде, рөхсәт итәрсез микән?

      Карчык җавап бирергә ашыкмый, башын селкетеп утыра бирә, аннары йокысыннан айныгандай сорый:

      – Нәстә әйтәсең?

      – Кунакка дәшкәннәр иде, дим, рөхсәт итсәң…

      – Кемгә?

      – Ибәй… Ибәтулла кодаларга.

      – Кем ул, нинди кода?

      – Соң, үзебезнең Җәмилә киленнең аталарына инде… Түбән очка.

      Карчык, тагын озак кына дәшми торып, кырыс кына әйтеп куя:

      – Ярар, барырсыз… Тик дөньягызны онытып утырмагыз, якты күздә кайтыгыз!

      Ак сакаллы картның әйле-шәйле анасыннан әнә шулай рөхсәт алуы – бу бер дә арттырып әйтелгән сүз түгел. Шулай булган заманында, картлар рөхсәтеннән (яки фатихасыннан) башка бер генә эш тә эшләнмәгән.

      Аннары төмәннәрдә хатын-кызлар да шактый ук хөрлек белән файдаланганнар. Карчыклар йөзләрен яшермәгәннәр, хатыннар олырак ирләрне очратканда, битләрен яулык чите белән генә кап- лый төшеп узганнар. Яшь киленнәр француз бөркәнчек ябынганнар, иренең туганнары белән күрешкәндә чүгенеп (реверанс ясап) кул биргәннәр. Кызны күрсәтмичә бирү яки егетен күрмичә чыгу кебек кыргый гадәтләр дә булмаган. Кыскасы, «кара йөзләр» кебек фаҗиганең Каргалыда булуы мөмкин дә түгел.

      Инде исемнәр һәм кушаматлар турында берничә сүз. (Кушаматлар кайда гына юк ул, ләкин бу очракта үзенә күрә бер сере