атлана да исеп киткән җилдәй юк та була, имеш!
Полиция кешеләре еш кына Каргалыга тентү белән килә башлыйлар. Ләкин берни тапмыйча кире китәргә мәҗбүр булалар. Халыктан һәм авыл мулласыннан сорашып та бернәрсә белә алмыйлар. Хәтта бер тентүдән соң шул ук төнне Әси ярдәмчесе Сәлиәсгар белән бергә Уфага барып, губернаторның махсус үзе генә җигеп чыга торган ике иң шәп атын да урлап китә. Шунда ук яңадан Каргалыга тентү килеп җитә, ләкин бу юлы да нәтиҗә шул ук: Әси намазлык өстендә, беркем бернәрсә күрмәгән, атларның монда эзе дә юк!
Әси шәүләсе артыннан болай бушка чабу тагын күпмегә сузылган булырдыр, әмма Каргалы өстенә килгән бер зур афәт аның тотылуын тизләтә. 1871 елны Каргалы якларында бик көчле корылык була, игеннәр кибеп бетә, халык икмәксез кала. Кышны уздырып, язга чыкканда инде авылда ачтан үлүчеләр дә күренә башлый. Менә шул ачларга ярдәм итү теләге белән Әсәдулла Еникеев үзенең агасы Хисмәтулланы иң якындагы Языков боярына үтенеч белән җибәрә. Үтенеч шул: господин Языков Каргалы халкына яңага хәтле берничә олау икмәк әҗәткә биреп торсын, яңа ашлык өлгерү белән кайтарачаклар – моны Әсәдулла Еникеев үз өстенә ала. Шуның белән бергә ул, Әсәдулла морза, моңарчы Языков имениесенә тимәгән шикелле, моннан соң да тимәскә сүз бирә… Морза сүзе ант кебек үк нык булачак!
Языков үтенеч белән килгән Хисмәтулла агайны башта сабыр гына тыңлый, ләкин сабырлыгы бик тиз бетә башлый, бите-муены кан йөгергәндәй бүртеп чыга, аннары сикереп тора да Әсәдулланың үзен дә, барлык Каргалы халкын да «ворлар, разбойниклар» дип акырып-бакырып сүгәргә тотына. Ачтан кырылып бетсәләр дә, бер бөртек тә бирмәячәген әйтә һәм, ялчыларын чакырып, Хисмәтулланы имениесеннән төйгечләп озатырга куша. Ялчылар Хисмәтулла агайның кулларын каерып бәйләп, үтерә язганчы кыйнап, Каргалы юлына чыгарып ташлыйлар.
Билгеле инде, Языков боярының бу явызлыгын Әсәдулла җәзасыз калдырмый. Бояр имениесен ул яхшы белә, тик форсат кына көтә. Һәм озак та үтми, форсат үзеннән-үзе дигәндәй килеп тә чыга: имениедә бояр хатынының туган көнен бәйрәм итәләр. Тирә-яктан бик күп кунаклар җыела. Һәм шул ук төнне Әси дә туры атына атланып ялгызы гына бояр имениесенә юнәлә. Ләкин ул таларга бармый – үч алырга бара. Җәйге кыска төн, тирә-юнь тып-тын, зур йортның бөтен бүлмәләрендә ашап-эчеп ауган кунак- лар йоклый – кунаклар гына түгел, эт булып арыган хадимнәр дә төрлесе төрле урынга тәгәрәшеп беткәннәр. Менә шул чакта Әси туп-туры боярның йокы бүлмәсенә тәрәзәдән сүләндәй9тавыш-тынсыз гына сикереп керә дә киң агач караватта тәмле генә гырлап яткан хуҗаның өстен кинәт ачып та ташлый. Бер кат нечкә озын күлмәктән генә яткан бояр шунда ук коты алынып күзләрен ачып җибәрә. Әси аңа иелеп, шыпырт кына әйтә: «Тавышыңны чыгарасы булма, ату, урыныңда ук буып үтерәм», – ди. Аннары чигенә биреп, кулындагы чи каештан ишеп үргән кыска саплы озын камчысы белән: «Менә бу сиңа ачларга ярдәм итмәгән өчен, мине, Әсәдулла морзаны, разбойник дип атаганың өчен, минем братым Хисмәтулла