Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

да исемнәре онытылып бетмәде микән? Ә матур иде ул, табигатьнең үзеннән алып, халык биргән исемнәр: Торна кичүе, Төлке чокыры, Үгез куагы, Бозау басуы, Әркәсле, Зирекле баш, Тозлы куш һәм башкалар, һәм башкалар. Хәзер алар совхоз җирләре, зур-зур участокларга бүленеп, беренче, икенче, өченче бригада басулары дип кенә йөртелә торганнардыр…

      Озын сүзнең кыскасы, мин белгән өч мәчетле иске Каргалы юк ул. Дөрес, шул ук урында, шул ук исемдә кечерәк бер авыл тора, әмма бу инде башка авыл, яңа авыл.

      Каргалы халкының читкә сибелүе турында сүз булган иде инде. Кайбер фамилияләр, мәсәлән, Еникеевләр белән Терегуловлар, анда бөтенләй диярлек калмаган да, имеш. (Хәер, бөтенләй үк булмас, монысына никтер ышанып бетәсем килми.) Һәрхәлдә, бик күпләр киткәннәр – бигрәк тә яшьләре… Һәм бик күптән, революциягә чаклы ук башланган да ул. Революциядән соң инде берәмләп кенә түгел, күмәкләп тә китә башлыйлар. Бу хәлнең, төрле социаль сәбәпләрдән башка тагын бер «гаепчесе», минемчә, школа булса кирәк. Эш шунда ки, Каргалыда әле үткән гасырның ахырларында ук инде русча укыту башлана. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә мулла абзый балаларга дини сабак укытса, минем инәйнең атасыннан калган нарат йортта Ибәтулла учитель бары тик русча укыткан. Шулай итеп, авылда русча укый-яза белүчеләр һәм башлангыч белем алучылар елдан-ел әкренләп арта барган. Соңыннан Казан, Уфаларга китеп, укуын дәвам иттерүче кайбер яшьләр – әнә шул Ибәтулла учитель шәкертләре. Шулардан инде беренче врачлар, агрономнар, землямерлар чыга да башлый.

      Бу гасырга кергәч, унынчы еллар тирәсендә булса кирәк, патша хөкүмәте татар-башкорт балалары өчен Каргалыда ком-таштан зур школа салдыра. Максат, билгеле, «инородецлар»ны русча укыту һәм тәрбияләү, шуңа күрә ул казна хисабына яши, читтән рус укытучылары китерелә. 1911 елда ачылган бу школа высшее начальное училище дип атала. Тирә-яктагы татар, башкорт авылларыннан күпмедер укучылар җыела, рус авылларыннан да укырга киләләр, ә Каргалының үз малайлары барысы да диярлек шунда кереп укыйлар. Зур, якты класс бүлмәләре, уку әсбаплары, тәҗрибәле укытучылар белән тәэмин ителгән школа үзенең шәкертләренә шактый төпле белем бирә. Бетереп чыгучыларга югарырак уку йортларына керү өчен юл ачыла, ә бик күбесе школа биргән белем һәм хокук белән үзе укытучылык итә башлый. Каргалы укытучыларын ул заманда бөтен тирә-як авылларда очратырга мөмкин иде.

      Менә шул школа аркасында, диясем килә, Каргалы яшьләренең күпләп читкә китүләре башлана да инде. Бигрәк тә егерменче-утызынчы елларда агылып китәләр. Бәләбәй белән Уфаны әйт- кән дә юк, Казан белән Мәскәүгә дә барып җитәләр. Уку, кайда гына булса да, ничек кенә булса да уку! Әйтәсе дә түгел, мактаулы омтылыш! Алардан урта һәм югары уку йортларын бетергән күпме белгечләр илгә таралды. Бөек Ватан сугышында Каргалы кешеләреннән егерме полковник, унике врач булган, имеш – шуны да миңа әйттеләр (бер җиргә илле дүрт врач дип тә язып куйганмын, ләкин бусы артык күп, кеше ышанмас). Тора-бара алардан галимнәр дә чыкты. Хәзерге көндә дә бер