Раим Губаев

Балачагым килә каршыма


Скачать книгу

Хәлил Ярославль ягына юл тота.

      Шомлы утызынчы ел гөрләшеп яшәгән бу гаиләгә кара кайгы китерә. Беренчеләрдән булып гаиләсе белән колхозга кергән Рәхимулла абыйны, колхозга каршы эшчәнлектә гаепләп, 1930 елның 4 февралендә кулга алалар һәм биш елга төрмәгә җибәрәләр. Озакламый аларның барлык мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Кәшифә апа җиде баласы белән Красноярск краена сөрелә. Сөрелүчеләр исемлегендә булган җитмеш өч яшьлек Хатирә әбине Кукмарадан авылга ялгызын кайтарып җибәрәләр. Игелекле кешеләрдә кунып йөргән карчыкны, ике айлап вакыт үткәч, Алабуга ягында яшәүче сеңлесе үзе белән алып китә. Сүз уңаенда, авылдашларыбыз Исмәгыйлев Исхак, Сабир һәм Шәйдулла Кәримовлар, Хөсәен һәм Хәсән Ибраһимовлар гаиләләренең дә шул якларга куылуын әйтеп узарга кирәк.

      Мин Рәхимулла абыйның килене Хәдичә апа белән сөйләшеп утырам. 91 нче яше белән баручы карчык ул елларны яхшы хәтерли әле. «Миңа ул вакытта унике генә яшь иде, – дип сөйли ул. – Кәшифә апаларны алып киткәндә, ике кызы капка баганаларын кочаклап еладылар. Абыйларының, апаларының да күзләрендә яшь иде. Кемнең туган йортын, илен ташлап китәсе килсен соң?! Иң кече уллары Минһаҗетдин оста җырчы, гармунчы иде. Шигырьләр, җырлар да чыгарды. Атларга утырып, авылны чыкканда да гармунда уйнап җырлады ул. Җырының сүзләре бүген дә истә тора әле:

      Су буендагы таллыкта ялгыз күке моңлана,

      Безгә заман авыр килде, бөтен дөнья болгана.

      Моңайма, күке, моңайма, моңайсаң да аталар,

      Безгә ярый моңайсак та, чит җиргә озаталар.

      Эзләп-эзләп табалмадым күкеләрнең оясын,

      Кайда барып сыенырбыз, сүнгәч бәхет кояшы.

      Без китәбез ят җирләргә, кабат кайтырбыз микән?

      Сезнең белән, авылдашлар, очрашырбызмы икән?

      Кабат очраша алмадык шул Минһаҗетдин белән. Бу аның соңгы җыры иде. Кәшифә апа 1934 елда Себер ягында үлеп кала, Минһаҗетдин 1939 елны Үзбәкстанга китеп югала. Заманалар үзгәргәч, башка туганнары белән очрашып, аралашып тордык. Алар да кайтып торды, без дә барып йөрдек. Бүгенге көндә аларның күбесе юк инде. Кая гына сибелмәде Рәхимулла белән Кәшифә апа балалары. Рәхимулла абый 1937 елны авылга кайтты. Бераз торгач, Ташкент ягына чыгып китте. Абыйсының малайлары шул якта иде бугай. Шуннан соңгы язмышы безгә билгеле түгел.

      Булачак ирем Хәлил белән 1936 елда Ярославль шәһәрендә очраштым. Ул анда электростанциядә эшләде. Сугыштан ике генә хаты килеп калды аның. Хәбәрсез югалды, дип яздылар. 1942 елны ике бала белән авылга кайтып төштем. Һай, ул елларда күргәннәр…»

      1955 елны авылыбызга кунакка кайткан Сибгатулла абыйны мин хәтерлим әле. Безгә кергәч, әти белән бик озак сөйләшеп утырдылар алар. «Ул көннәрне гомер онытасым юк. Кукмарадан сак астында, мал вагоннарында Енисей елгасы буендагы Лесосибирск шәһәренә китереп ташладылар. Аннан Маклаково авылына алып киттеләр. Кечкенә баракта ике ел азапландык. Халык ач булды. Чирәмгә кадәр ашарга туры килде. Төрле авырудан үлүчеләр күп булды. Рәфигулла абый белән, ач көе диярлек,