Раим Губаев

Балачагым килә каршыма


Скачать книгу

Зирекле ягында да зур таш мәчетебез бар бит әле безнең. Кем кайда тели, шунда барып намаз укый, дога кыла ала…

      «Калина», авыл урамнарын йөгереп үтеп, иске зиратка таба юл алды.

      Авыл зиратын үтеп китүебезне абайлап алган Радик кычкырып куйды:

      – Бабай, бабай, дим! Без зиратны үтеп киттек бит…

      – Без, улым, башта иске зират урынына барып килербез. Анда да дога кылып китмичә булмас. Ни әйтсәк тә, анда ерак бабаларыбыз җирләнгән бит. Алар да рәнҗеп ятмасын! Ара якын бит, кул сузымы гына.

      – Минем бу тирәдә генә бернинди зират та күргәнем юк, кайда соң ул? – дип сүзгә кушылды атна-ун көннән сигезенче сыйныфка күчәргә җыенган өлкән оныгыбыз.

      – Ерак түгел. Менә килеп тә җиттек инде. Әнә теге наратлар артында…

      Моңарчы үз уйларына бирелеп, сөйләшми-нитми тирә-юньне күзәтеп килүче Розалия дә бераз үпкәле тавыш белән сорап куйды:

      – Син зират урынын төгәл хәтерлисеңме соң? Башта безгә авыл зиратына кереп чыгасы иде. Синең бу зиратта булмаганыңа да бишбылтырдыр инде.

      – Хәтерлим, ник хәтерләмәскә… Безнең балалык елларыбыз биредә үтте бит. «Уфалла» арбасына җигелеп, күпме печән ташуымны үзем генә беләм. Беренче тапкыр әтигә ияреп килдем мин бирегә. Икенче класста укый идем ул чакта. Кечкенә чалгы белән печән чабарга, янавыч белән эш итәргә әти өйрәтте. Элеккеге авыл, зират урыннарын да беренче булып ул күрсәтте. Икенче көнне дустым Мансур белән килгән идем… тик… Чалгыны яный гына башлаган идем, янавыч шуып китеп, баш бармак чалгы йөзеннән ике тапкыр үтеп китмәсенме. Үзәк өзгеч авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрдем. Яныма Мансур йөгереп килде. «Нәрсә, малай, кистең мәллә?» – дип сорап куйды ул, ни әйтергә белмичә. Бармактан аккан кан чабыла башлаган үлән өстенә тып-тып тама башлады. Мин яралы бармакны икенче кул белән кысып тоткан хәлдә аптырап торганда, Мансур, үзенең күлмәк итәген ертып алып, минем бармакны бәйләп куйды. «Бар, хәзер авылга йөгер, туктап торма, – диде ул миңа. – Арбаң белән чалгыңны үзем алып кайтырмын!»

      – Бармактагы яра озак төзәлде. Ә аның җөе гомерлеккә калды. Тәк шту! Укучыларымны да ел саен диярлек Кот Чокырына алып килеп тордым бит.

      Розалия, мин сөйләгәннәргә йомгак ясагандай, елмаю катыш:

      – И балакаем, кечкенәдән үк күпне күреп үскәнсең икән шул! – дип куйды.

      Барыбыз да көлеп җибәрдек…

      Машинаны киң ябалдашлы имән күләгәсенә куеп, җиргә аяк басуыбыз булды, төньяктан кисәк кенә җан өшеткеч салкын җил исеп куйды. Барыбыз да калтыранып алдык. Көлеп торган кояш та ни өчендер йөзен чытты. Тып-тыныч кына үзара сөйләшеп утыручы куак-агачлар, ниндидер шомлы, елаган авазлар чыгарып, төрле якка бөгелә-сыгыла ыңгырашып алдылар. Ул ара булмады, кинәт килеп чыккан өермә, элеккеге авыл урынында бөтерелә-бөтерелә пәри туе ясап алды да, үзенең күренмәс кул-аяклары белән комлы балчыкны корсагына тутырып, өскә таба күтәрелде һәм бераздан, Комлы Ызан ягына таба юнәлеп, юкка чыкты. Ярый әле табигатьнең бу гайре табигый халәте озакка сузылмады, бераздан җиһан яңадан элекке хәленә кайтты. Могҗиза дими ни дисең инде моңа! Машинага ул-бу булмаганга