Раим Губаев

Балачагым килә каршыма


Скачать книгу

урында булган да инде. Уналтынчы гасыр ахырларында, Явыз Иван яуларыннан качып, Казан ягыннан бирегә килеп чыккан бабаларыбыз, үлемнән котылып, бу урында үзләренең бәхетләрен тапканнар. Шуңа күрә яшәү урыннарын Кот Чокыры (бәхет чокыры) дип исемләгәннәр. Берәр авыруданмы, яшәү шартлары начар булуданмы яки берәр фаҗигадәнме (монысын төгәл генә әйтү кыен) бу урында яшәүчеләр үзләреннән ике чакрым тирәсендә генә булган табигый яктан җайлы урынга урнашалар. Терәлеп торган урман-болыннары, чишмә-күлләре һ. б. уңайлыклары булган урынга башта дүрт аучы урнашкан булган, дип сөйли иде әтием. Шуның берсе әтинең дүртенче буын бабасы Тимерхан булган. Ул миңа – бишенче буын, сезгә җиденче буын бабабыз була. Менә шул дүрт аучы Комазан чишмәсе янында йортлар төзеп, шунда яшәгәннәр. Аннан соң берәм-берәм башкалар килеп утырганнар. Башта аучылык, балыкчылык белән кәсеп иткәннәр, аннары, шул тирәдәге җирләрне агачлардан арындыргач, игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Шунысы кызык: бу урам бүген дә Чишмә урамы дип атала. Белдегезме инде ике авыл арасында нинди бәйләнеш барын?

      – Болар турында син каян белдең соң, бабай? Бу турыда китаплар бармы?

      – Юк шул, кызым. Безнең авыллар тирән өйрәнелмәгән әле. Интернеттан да мәгълүматлар таба алмадым. Кот Чокыры турында да Сөләйман бабай һәм әти сөйләгәннәргә генә нигезләнеп сөйләдем. Аңа Җамалый бабам сөйләгән булган. Авылыбызның тарихы юкка чыга бара бит. Шуңа борчылам. Дөрес, кайчагында студентлар килеп сораштыра авылларыбыз тарихын…

      Бу уңай белән, моннан утыз-утыз биш еллар элек «Кот Чокыры» исемле шигырь язган идем.

      Явыз Иван яуларыннан качып,

      Бире килеп чыккан бабайлар,

      Сазлыкларны кичеп, урман кисеп,

      Авылымның нигезен салганнар.

      Бу турыдан һәрчак узган саен,

      Күңелемдә котыра бураннар.

      Бабамнарның рухы яши монда –

      Җанга якын изге урыннар.

      Мин хәтерлим әле әтиемнең

      Биредә утырып дога кылганын.

      Бала идем – аңлый алмаганмын

      Аның нинди уйлар уйлавын.

      Еллар тузанына күмелгәннәр

      Ерак бабамнарның каберләре.

      Кот Чокыры – бәхет чокырының

      Нигә юкка чыккан кадерләре?

      Җанны өшетерлек җилләр исә монда,

      Үксегәнен тыңлыйм ташларның.

      Юкка чыккан авыл эзен эзләп,

      Сыйпап үтәм әрем башларын.

      Әйтерсең лә изге дога укый

      Ботакларын җәйгән имәннәр.

      – Беркайчан да онытмагыз! – диеп

      Аваз сала язын үләннәр.

      – Барысын да бер килүдә генә сөйләп бетереп булмас, балалар! Без әле бирегә, Аллаһы боерса, тагын килербез. Сөйлисе килгән сүзләрем күп әле минем сезгә. Менә бу үзәннең кайчандыр инеш булуы, урмандагы чишмәләр, Сәләхетдин коесы, Торна сазы, Яшь килен үзәне һ. б. турында исән чагында сезгә җиткерәсем килә. Бигрәк тә сиңа, улым. Бу турыда онытма. Әйдәгез, хәзер әбиегез янына төшәбез. Ул нишләп ята икән анда?

      Без өстә чагында,