Раим Губаев

Балачагым килә каршыма


Скачать книгу

җылы һәм ягымлы нурлары барлык җиһанны назлый, сөя, иркәли. Әйтерсең әниемнең җылы, йомшак куллары. Талгын гына иртәнге җил исә. Өй каршындагы бакчада үсеп утыручы гөлләр миңа карап елмаялар, үзара нидер сөйләшәләр, серләшәләр. Розалия шикелле минем дә башларыннан сыйпап үтүемне көтәләр, ахры.

      Розалия, мин белә-белгәннән бирле, гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Аны авылыбызда аш-су остасы буларак кына түгел, берсеннән-берсе матур, күркәм гөлләр үстерүче хуҗабикә буларак та беләләр. Кемнәр генә сокланмый икән ул үстергән шау чәчәкле гөлләргә! Яңа төр гөлләрне дә каяндыр табып тора ул. Аның бу шөгылен белгән дүрт кызыбыз да, киленебез дә ят гөлләр бүләк итеп торалар аңа. Эшләре нитикле күп булмасын, тәрәзә төпләрендәге, идәндәге, стеналардагы, хәтта түшәмдәге йөздән артык гөлләре белән сөйләшеп чыгарга, аларга су сибәргә җитешә ул. Кайчагында мин аңа:

      – Көн саен артып торган гөлләрең белән өйдәге кислородны бөтенләй калдырмыйсың бит инде! – дим шаярып.

      Аның миңа җавабы кыска була:

      – Гөлләр алар үзләре кислород чыгаралар. Синең уннан артык шкафка дыңгычлап тутырылып, ярты гасыр буе сөрсегән ис чыгарып ятучы китап-журналларың түгел лә алар. Гөлләр дә балалар кебек иркәләгәнне, тәрбияләгәнне ярата. Нәзберек җаннар! Алар – минем гомер юлдашым, юанычым.

      – Шуңа күрә «Роза гөлем минем!» дип иркәләп торам да инде мин сине.

      Урам яктагы кечкенә бакчада да нинди генә чәчәкләр үстерми Розалия. Иртә яздан чәчелгән-утыртылган чәчәкләре кара көзгә чаклы урамыбызга аерым бер матурлык, ямь биреп торалар. Кем генә гамьсез үтеп китә алыр икән берсеннән-берсе балкып утыручы чәчәкләргә күз төшермичә! Ә 1 сентябрь иртәсендә мәктәпкә җыенган оныкларыбызга, биредән үтүче балаларга иң матур чәчәкләрне үз куллары белән өзеп бүләк итә ул. Яңа гына өйләнешкән парлар да, бирегә килеп, бер кочак матурлык, шатлык, куаныч төяп китәләр. Чөнки чәчәкләр тормышка матурлык биреп кенә калмыйлар, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итәләр. Алар минем өчен илһам чыганагы да.

      Утыз елга якын туган авылыбыз мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшләгән Розалиянең гөл-чәчәкләре башка авыллардан килеп, биредә яшәгән укучыларның хәтерләрендә хәзер дә саклана әле. Килгән хатларыннан чыгып әйтүем. Тере табигатькә мәхәббәт, шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең гүзәллегенә соклану хисләре уяту укучыларга тәрбия бирүнең бер юлы түгелмени?!

* * *

      «Калина»ны гараждан алып чыгуым булды, яныма оныгым Радик килеп басты. Үзе, бернәрсә белмәгәндәй, хәйләкәр елмая.

      – Бабай, син кая җыендың болай? – дип сорады ул йомшак, ягымлы тавыш белән. – Әле сәгать җиде генә тулып килә бит!

      – Кояш кыздыра башлаганчы, машинаны юып куйыйм дигән идем, улым. Безнең шикелле аның да юынасы килә ич. Син нигә иртүк тордың соң әле? Бүген ял көне ич. Йоклыйсы иде туйганчы.

      – Вәт хитрый бабай! Машинаны кичтән үк әти белән юып куйдык бит. Оныттыңмыни?

      – Әй, карт кешенең нинди хәтере булсын инде аның. Бөтенләй истән чыккан бит, тәкә сөзгере!

      – Итәрсең сине хәтерсез! Сез әби белән зиратка