Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
дәрес биргәндә, мин бер шәкерт авызыннан хикмәтле хикәят ишеткән идем, хан хәзрәтләре. Рум императорының ике йөз мең гаскәре солтан Алып Арыслан белән очраша. Төрек батыры җиһангир ир-ат кул астында нибарысы унбиш мең атлы гаскәр була. Бу кан коюдан солтан Алып Арысланга качарга мөмкинлек туа. Әмма ул качмый. Туктала да гаскәренә мөрәҗәгать итә: «Кем дә кем орышка катнашмыйча китәргә тели – китсен, чөнки сезнең алдыгызда фәрман бирүче солтан түгел, ә гади сугышчы», – дия-дия, күз яше белән елый башлый. Шуннан күтәрелә дә, сугышчыларын әйдәп, дошман өстенә ташлана. Җиде яра ала Алып Арыслан, өч аты яу кырында ятып кала, әмма җиһангир баһадирның унбиш мең гаскәре яваннарны җиңәләр. Шуннан яван императорын арканлап, солтан каршына китерәләр. Солтан аңа бер сүз әйтми, өч тапкыр камчы белән суга да: «Дүрт ягың кыйбла, бар, кайт үз илеңә, әмма ары таба минем илемә, минем җәйләүләремә аяк басасы булма», – ди.
– Гыйбрәтле хикәят, – диде Илһам хан, Кол Гали кәсәсенә кымыз коя-коя. – Гыйбрәтле хикәят.
– Менә икенче бер гыйбрәтле хикәят, хан хәзрәтләре. Бөек Искәндәр Фарсы иле шаһы Дарийны җиңгәч, сугышчылары шаһның җария кызларын кулга төшерәләр. Искәндәргә бу хакта хәбәр итәләр. Чөнки сугышчылары җарияләр арасында бер бите ай, бер бите кояштай гүзәл вә сылу кыз күрәләр. Бу кызны күргәч, барысы да аһ итәләр, чөнки бу кыздан, чынлап та, ай һәм кояш нурлары балкып торган сыман була. Сугышчылар, кызның гүзәллегенә, сылулыгына соклануларын уртаклашырга дип, Искәндәргә киләләр һәм аны, һичьюгы, бу кызны барып күрергә димлиләр. Әмма Искәндәр баш тарта: «Мин ул кызларның ирләрен җиңдем, җиңелгән ирләрнең кызларыннан җиңелү – Аллаңа хыянәт итү белән бердер», – дип җавап бирә.
– Янә гыйбрәтле хикәят, гәрчә булган хәл булмаса да, гыйбрәтле, – диде Илһам хан. – Ә син, туганый, кыйссаңны сузма. Мин аны көтәм. Монголлар килгәнче, синең «Кыйссаи Йосыф» дастаның укып чыгасым килә. Хикәятләрдәге кебек орыш, сугышлар да бармы?
– Мәкер, мәхәббәт, сагыш, тугрылык, әхлак вә әдәп гыйбарәләредер кыйссамда, әмма орыш вакыйгалары юктыр, хан хәзрәтләре. Мин ышанам: киләчәк буын халкы үзара тату яшәргә өйрәнер, чөнки сугыш берәүне дә бәхетле итмәде әле.
– Һәм итмәс тә, туганый. Бу кыз бала сәркәтибең икән. Бик әйбәт.
– Без кузгалыйк инде, хан хәзрәтләре…
– Әйе, әйе, табынга фатиха кылыйк та…
Илһам хан белән ханбикә аларны болдырга кадәр озата чыктылар. Хансарай капкасы яныннан үткәндә, Кол Гали Бәхтиярны күрде. Егет аның янәшәсендә атлаган Ләйләгә нидер әйтте, әйтергә иттеме, әмма Ләйлә аңа елмайды гына, әллә карап калган ханнан, әллә мөгаллименнән яхшысынмады, авыз ачып сүз әйтмәде.
Сәфәр аеның җиденче көне иде бу. Монголлар явы килүгә нибары алты атна калып бара иде. Болгарда исә әлегә тыныч, тормыш калада тәүгечә булса да, ниндидер тайфун килүен сизгән кебек, урамнарда шомлы бер тынлык тора иде. Дөнья буйлап Болгар өчен иң яман Маймыл елы атлый иде.
Икмәк игүнең