Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

кәгазьләрен җыя башлады.

      Кулында диванның соңгы фасылы, Ләйлә килде дә барысын да кочагына алды һәм, күзләрен тутырып:

      – Беттеме, мөгаллимем? – диде.

      – Ләйлә, Мәфтуха апа, мин бүген 633 елның Сәфәр аенда, Маймыл елында диванымны тәмамладым.

      – Балакаем, шөкер ит, шөкер ит, – диде Мәфтуха, якын ук килеп, һәм кочып алды. – Син, балакаем, Болгар халкына хәзинә тапшырдың. Синең бу дастаның кулдан-кулга йөрер, буыннан-буынга күчәр, оныкларың синең белән мактанырлар, горурланырлар. Төрки-болгар халкы синең бу дастаның Коръән-Кәрим урынына тотар.

      «Бу ни бу?! Каян килә ошбу хатынга бу тамаша акыллы сүзләр. Барысы да хак булса?!»

      – Сүзләрең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсен, Мәфтуха апа. Син мине әнием кебек якын күрдең, Биккол атам турында әйтеп тә тормыйм. Иншалла, ул да бер кайтып төшәр.

      Беренче тапкыр тартынмыйча, Ләйләнең битеннән үпте, Мәфтуха апаның йөзенә йөзен куйды, кочагына алды.

      – Утырып, хәтимәңне яз да, күчерүчеләргә алып китәм, – диде Ләйлә.

      Ул аңа җавап бирмәде, бары тик елмайды гына. Мәгәр бу елмаюда барысы да бар иде: мәхәббәт тә, шигъри юллар таптырган әнисе гыйшкы да, илһам биргән шөкрана да, тансыклау-сагыш белән үткән гомер дә.

14

      Сүбәдәй баһадир бу көнне өч ел көтте, өч ел гына түгел, унөч ел. Унөч ел буена ул болгарларның Чирмешән, Кандырча, Карамалы кальгаларын саклады. Керде, талады, җимерде, ләкин аны яңадан кыйнап чыгардылар. Җәйләү гомере Җаекның аръягында узды, болгарлар Җаекны кичәргә кыймадылар, башкортлар исә Урал таулары арасына качканнар иде. Ниһаять, үткән Сарык елында олуг хан Үгәдәй аны Каракорымга дәштерде. Гаять зур корылтай уздырылды. Болгар хакында Сүбәдәй нотык тотты. Ул һични яшермәде, барысы турында да тәфсилләп сөйләде. Болгарларны ике-өч төмән белән генә, ул гынамы, биш-алты төмән белән генә җиңү мөмкин түгел, диде. Өч-дүрт тапкыр болгарлар тарафыннан кыйналган Сүбәдәй дошман йөзендәге буяуларны артыгы белән куертты, чөнки белә иде, башкача Болгарны яулау һәм буйсындыру мөмкин түгел.

      Ике арада күчеп йөргәндә, ул үзе белән кишектиннәрен алмады диярлек. Берүзе, берьялгызы чыгып китәр иде, әмма дүрт җайдак аты булыр, аларны көнгә ике-өч тапкыр алыштырыр, кайбер чакта бер шалтыдан икенче шалтыга бер көн үтәсе юлны ярты көндә үтәр иде. Ризыкка янә исе китмәде, атланган атының ияр астына телем-телем ат ите куяр, ә ул ит тир белән парланып тәмам пешәр иде – шуны ашады. Ә инде бик сусаса, атының муен тамырын тешләде дә кан эчте. Сүбәдәй баһадирны берәү белән дә бутап булмый, аннары аны башка берәү белән бутарлык та түгел иде. Гади-садә киенер, әмма очлым башында һәрчак дүрт бөркет каурые булыр. Бу – аның дәрәҗәсен билгели торган, күзгә бәрелерлек тамга. Сукыр булмаган кеше аны йөз адымнан таный, атыннан төшеп тез чүгә. Фәкать нойоннар, угланнар гына аның каурыйларын, ала атын күреп, аттан төшеп тез чүкмиләр, хәер, баһадирның моңа бер дә исе китми, чөнки белә: орыш башландымы – алар барысы да аның кул астына килеп керәләр, ә анда инде ул кемне кая җибәрергә белә, бик борын чөеп йөргәннәрнең төмәннәрен ут уртасына да кертеп җибәрә ала