Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4
берьялгызы кала, чөнки аңа берәү дә кагылырга кыймый, үзе үк шул көнгә калуы бар, ә теге бахыр төн килгәнне көтеп ята. Ташлап киткән җәйләүгә төнлә чүл төлкеләре, чүл бүреләре җыела, әлбәттә инде, кул-аяклары йөрмәс адәмне дә читләтеп үтмиләр. Бу үлемне Тәңре адәмгә күрсәтмәсен, шушындый үлемне күз алдына китерсә, Сүбәдәй үзе дә калтыранып, аркалары чымырдап китәр иде. Адәм ите ашап, аның тәменнән тәгаен исергән чүл бүреләрен, ач төлкеләрне, ерткыч кош-кортны ташландык җәйләүләрдә еш күрергә була. Шул төбәктә кунарга калсаң, төн буена улап чыгарлар, йокы бирмәсләр, хәтта атларына ташланырлар иде. Бу юлы әнә шул әрсезләнеп, кеше итен ашап исергән чүл бүреләре белән Сүбәдәйгә дә очрашырга туры килде. Барысына да үзе гаепле, үзе белән бер генә кишектинен дә алмады. Чөнки олуг хан фәрманын тизрәк ыстанына— төмәненә җиткерәсе килә иде. Бәхетле ел иде Сүбәдәйнең, ниһаять, болгар, ас, оруст халыкларының җирләрен яуларга рөхсәт алынды. Бигрәк тә Болгар җиренә ашкына иде ул. Анда аның Карлыгачы, угланы Ташбай. Башта Сүбәдәй баһадир бөтен көче белән Саксинга ташланыр һәм Бачман баһадирга шартнамә җибәрер – нәкъ Чыңгыз хан кебек: «Әмирләр, башлыклар вә күп халыклар хәбәрдар: мин сиңа Мәшрикътан алып Мәгърипкә кадәр бөтен Җир йөзен тапшырдым. Кем буйсына, шул кичерелә, кем каршы чыга, шул һәлак ителә». Уйгур хәрефләре белән язган ал тамгалы ярлыкны баһадир Бачман укый да укый, чөнки уйгур телен кыпчакларныкыннан аерып булмый, бер үк тел, бер үк лөгать. Бачман баһадир да каласын ташлап качар йә каршына чыгып сыгыныр. Аннары алар Болгарга таба кузгалырлар. Анда ул Карлыгачын табар. Тапмады Сүбәдәй туган илендә тынычлык. Хатыны Сөябел аны бөтенләй көтмәгән булып чыкты. Аннары янә бер хәл ачыкланды: Сөябел, ул яуда чакта, ир бала тапкан. Исәпләп карау бер дә аның файдасына булмады. Шуннан ни кылырга белми ары сугылды, бире сугылды да Сөябел аягына төште. Әйт, бала кемнеке? Чөнки үсмер малай бер дә аңа охшамаган иде, хәтта аз гына да. Тәүге кайткан вакытта ул моңа игътибар итмәгән иде, бала бар, йөри, йөгерә инде, ә бишектәге бишкә үзгәрә икән, хәзер ап-ачык күрде – бала аныкы түгел. Теге вакытта ук, Чыңгыз хан белән кайтканда ук, баланы чит кешедән тапкан булган. Хәер, анда да шиккә калган иде, хәтта, киңәшкә дип, Чыңгыз хан янына килде, ихлас күңелдән зарланды.
– Синдәй баһадирга хатыннан үч алу килешмәс, – диде аңа Чыңгыз хан. – Тангутларга яудан соң сөйләшербез. Телисеңме, баһадирым, мин улларыңны үз угланым итәм?
Бу көтелмәгән хәлдән Сүбәдәй тәмам югалып калган иде. Үзе дә сизмәстән:
– Кайсын? – дип сорады. Чөнки хан угланы була кала икән, ул бала шундук төмәнбаш булачак, кем белә, тора-бара тәхеткә дә үрләве бар иде.
– Күлкәнне, әлбәттә, – диде Чыңгыз хан. – Анысы синекедер бит?..
– Күлкән минекедер, – диде Сүбәдәй баһадир, каушый калып. Аның өчен ханның тәкъдиме көтелмәгән хәл вә яңалык иде.
«Нигә уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан итми?» – дип уйласа да, авыз ачып каршы әйтә алмады Сүбәдәй, чөнки Чыңгыз хан аңа