Наиль Шарифуллин

Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?


Скачать книгу

итсә булыр. Моңарчы булган бөтен бәхетсезлекләребезнең дә сәбәбе шул көрәшчеләр, каһарманнар, лидерлар кытлыгыннан ич.

      Ике әйбер мөһим: момент һәм лидер. Икесенең берсе генә юк икән, нәтиҗә дә булмаячак.

      Туксанынчы еллар башында моментны тотып ала белдек без. Әмма кире чигенмәслек позицияләр генә яулый алмадык. Көрәш байрагына тиң чын милли лидерыбыз булмау сәбәпле, ярты-йорты гамәлләр белән генә чикләндек. Халыкның күбесе йокыда килеш калды. Югыйсә «Суверенитетны йота алган чаклы алыгыз» дип тә әйттеләр. Кая ул йоту, без ул суверенитетны тешләп кенә карадык та, кыенсынып һәм оялып, учыбыз белән авызыбызны капладык. Моментны кулдан ычкындырдык. Саклый ала идекме без шул вакытта кабул ителгән, яртылаш булса да хөрлек вәгъдә иткән Төп законыбызны? Барыбыз да бик теләгәндә, халыкка, милли хәрәкәтләргә таянганда, аларны кысасы урында киресенчә рухландырып, көчәйтеп җибәргәндә саклый алган булыр идек. Монысын да ныклап теләмәдек.

      Бу очракта да көрәшчеләр, фидакярләр кирәк, азатлык, ирек дип җан атучы оешкан милли авангард кирәк. Һәм инде иң беренчесе, әйткәнебезчә, теләк, омтылыш кирәк.

      Безнең татарда «Дәрт бар, дәрман юк» дигән сүз бар. Начар халәтне, ниндидер «печелгәнлекне» (сөннәтне түгел) аңлата ул. Татарның бүгенге чарасызлыгына күпмедер тәңгәл дә килә, халыкка да кагыла әлеге билгеләмә. Без фәкыйрьләрдәге ярты-йортылык, шаһгалилек һаман өстен чыгып килгәндә, көрәшчеләр тәрбияли алмаганда, башкаларга түгел, үз-үзебезгә генә үпкәлисе кала түгелме?

2007

      Яңа мөгез, яки Зиһен йокысы һәм албастылар турында

Иртә уңмаган кич уңмас

      Дөньяга бөек сәяхәтчеләрне, рәссам, язучыларны биргән халыкта – испаннарда – элек-электән үк килгән, кешеләрне уяу булырга өндәгән бик тә гыйбрәтле мәкаль бар. «Зиһен йокысы албастылар тудыра» («Сон разума рождает чудовищ») дип атала ул. Данлыклы Франсиско Гойя үзенең билгеле гравюрасын да шулай дип исемләгән. Һәм бу мәкаль, әйтем, миңа калса, бүген дә бик актуаль булып, аерым кешеләргә генә түгел, ә күбрәк үз кадерләрен үзләре белмәгән, йокылы-уяулы һәм шуның аркасында бәхетсез язмышлы халыкларга, җәмгыятьләргә, милләтләргә, алар белән идарә иткән булдыксыз, дуамал яки тиран идарәчеләргә, албасты чиновникларга кагылмыймы икән?

      Зиһен йокысы… Ил бүген дә йокыда әле. Үзенә бик тә лаек булган хакимиятләрне, тиран йә салмышбаш, булдыксыз яисә авторитар җитәкчеләрне ул әле бүген дә йокы аралаш үзе тудыра, тормышына сыйдыра, үз табагыннан тукландыра тора. Үзен кимсетергә күбесенчә үзе хәер-фатиха, рөхсәт бирә килә. Биредәге халыкның аяныч язмышы шул уянмаган зиһен, миңгерәүле халәт, җитлекмәгән аң, үзенә нәрсә кирәклекне үзе төгәл белмәү, яхшырак, гаделрәк тормыш теләмәү нәтиҗәсе, җимешедер дип аңларга кирәкмиме икән?

      Репрессия елларында ил изелгәннәр каны, рәнҗеше белән каргалган. Ил өстендә авыр кара болыт булып асылынып торган ул каргышны куып таратырлык, алып ташларлык көч әле яралмаган. Һәм ул, ихтимал, мәңге яралмас та. Ә яшәргә, тормыш итәргә