Наиль Шарифуллин

Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?


Скачать книгу

– оныттыручы, башны комга тыктыручы, коткаручы биредә. Ул үзенә күрә бер мессия ролен үти.

      Аттамы, тәртәдәме гаеп дип, күп тапкырлар үз-үзебездән сорарга, баш катырырга мөмкин. Тик сәбәп һәм нәтиҗәләрдә, миңа калса, барысы да ачык. Испан мәкале бу сорауга аек җавап бирә: «Йокы – беренчел, албастылар – икенчел». Әйе, махмырлы һәм миңгерәүле йокы – илдәге бөтен булган бәлаләрнең 90 процентына беренче сәбәпче.

      Шушы урында яңа сорау туа. Уяну, айну кайчан да булса булачакмы? Туксанынчы елларда халык «ятагыннан тора» да башлаган иде кебек. Тик уяу, зиһенле, аңлы һәм аек ил белән идарә итү перспективасы җиңелгә өйрәнгән җитәкчеләрне пошаманга калдырды гына түгел, котларын да очырды. Алай барса, бераздан аяк очына гына басып йөрисе булмасмы? Иртәме, соңмы хакимият җәмгыять, халык контроленә калачак ич. Ә империягә ни-нәрсә булачак? Юк, болай ярамый, йоклатырга, яңадан урынга салырга, тирбәтергә халыкны. Һәм йоклаттылар да. Йокыга тиз бирешә торган кавем шул без. Кем әле ул, телевизор тикле телевизордан сәяси тапшырулар алып барып, халыкның күзен, зиһенен ачарга, карашын формалаштырырга омтылды? Куарга аны! Оппозиция үз урынын үзе беләме, «азмыймы»? Авызын томаларга! Һәм кирәк чакта, Көнбатыштагы абзыйларга алып күрсәтерлек кенә итеп, кулъяулыкка төреп, кесәгә салып куярга. Митинглар, төрле «килешмәүчеләр», гомумән, Русия өчен түгел – резин чукмарларны тулы хутка эшкә җигәргә! Һәм дә ошбу эштә бик тә тәвәккәл, тиз булу шарт. Тиз генә йокламасалар йә бөтенләй йокыдан баш тартсалар нишләрсең?

      Уңмый Русия җитәкчеләрдән, диләр. Ә коллыкны бетергән Александр II? Ельцинның да тарихта аның белән янәшә басарга шанслары бар иде. Халык та уянып беткән, бераз ярдәм иткән булса. Чын сүз иреген без шул елларда аз-маз күреп калдык бит. Чын, ләкин кыска гомерле оппозиция дә шул дәвердә туды. Азчылык милләтләр дә берничә елга булса да суверенитет тәмен татып карадылар. Әмма… Абзый «чирләгән», гавам, авызын ачып, демократиягә сокланган араларда, шома яраннары башта ил гражданнарының кесәләрен (саклык кенәгәләрен) бик яхшылап чистарттылар, аннан соң шулар ук «гадел итеп, беркемне дә кыерсытмыйча» милек бүлделәр, олигарх дип аталучы «иң мөхтәрәм» кешеләрне тудырдылар. Хәрби вәзирләр, төрле «Паша-мерседес»лар (Павел Грачёвның шул вакыттагы кушаматы. – Авт.) да тик тормады – көньяк чикләрдә, тырышып-тырмашып, «Град»лар, бомбардировщиклар, танклар ярдәмендә ил бөтенлеген саклады. Ягъни бар булган демократияне соңыннан эт итеп сүгәрлек, себерке белән куарлык иттеләр. Тагын «не повезло».

Алдым-бирдем уены

      Ул гына да түгел, шулай салгалап идарә итә-итә, өч бармаклы абзыебыз килеш-килбәте, кыяфәте белән сиксәненче еллар башындагы «Кадерле Леонид Ильич» рәвешенә калгач, китәргә карар кылды. Әмма китү генә түгел бит әле. Бөтенләй ахмак булмасаң, киткәнче, тәхетне тиешле кешегә калдыра белергә дә кирәк. Монысы иң җитдие инде аның. Бүген син тәхеттә, ә иртәгә тере килеш ләхеткә дә төшереп куюлары бар. Юк, халык түгел, хакимияткә сусаган ушлы сәяси конкурентлар.