Наиль Шарифуллин

Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?


Скачать книгу

тышкы дөнья – яһүдләрне тагын да үткенрәк, шомарак, хәйләкәррәк итеп тәрбияләп килгән. Алар башларын яхшырак эшләтергә, яраклашырга өйрәнгәннәр. Һәм бу юнәлештә башкаларны шактый узып та киткәннәр. Аларның күбесе – кеше табигатен, хаҗәтләрен яхшы аңлаучы, үтә күрүче нечкә психологлар. Бу аларга аралашуда, яраклашуда һәм акча эшләүдә олы ярдәм күрсәтә. Яһүдләр, яхшы шахматчы кебек, һәрчак берничә йөрешне алдан күрергә тырышалар һәм күрәләр дә.

Сионизм – яһүдләр кыйбласы

      Гомер-гомергә килгән эзәрлекләүләргә, антисемитизмга оешып каршы тормасалар, яһүдләр яһүд булмаслар да иде. Төрле чорларда, төрле илләрдә яһүд оешмалары һәрчак булган, һәм алар билгеле бер идеология белән яшәгән. Бу халык кыйбла иткән каршылык һәм үсеш идеологиясенең иң масштаблысы һәм бүген дә яшәп килгәне ул – сионизм. Дөньяның 60 лап илендә сионистик оешмалар яшәп һәм эшләп тора.

      1897 елда Швецариянең Базель шәһәрендә Беренче сионистик конгресс – бөтендөнья яһүдләренең олы форумы уза. Сионизм идеологиясе дә шунда кабул ителә. Яһүдләрнең үзаңын тагын да үстерү, бердәмлек, үзара ярдәмләшү өстенә Палестина җирләренә кире кайту, анда дәүләт торгызу – киләчәккә куелган максатлар шундый була. Болары рәсми, ачыктан-ачык яңгыраган максатлар булса, конгресста әле тагын яшерен документлар да кабул ителә. Ул «Сион акыл ияләре беркетмәләре» («Протоколы сионских мудрецов») дип аталган. Соңыннан сионизм библиясе исәбендә йөргән әлеге яшерен документта ничек итеп киләчәк ХХ гасырда төрле илләрдә сәяси һәм икътисади властьны үз кулларына алу, дөньякүләм хакимияткә ирешү максатлары һәм юллары күрсәтелгән була. Чынлыкта моны яһүдләрнең реванш программасы дип атап та булыр иде.

      «Беркетмәләр»дә куелган бурычларны үти алдылармы соң яһүдләр? Тулысынча булмаса да үтәделәр, дияргә була. Малайзия премьеры әйткәнчә, Көнбатыш демократиясе – алар өчен иң кулай җәмгыять. Эзәрлекләү-кимсетүләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шуңа өстәп аларга бүген бөтен мөмкинлекләр ачык, бернинди тыю юк. Ничек бөтерелә алсаң, шулай бөтерел, хәйләлә, акча эшлә, бае, властька омтыл. Шунлыктан дөньякүләм хакимиятнең саллы ягы – икътисади рычаглар – алар кулына күчеп бара. Ә бу – бик җитди нәрсә.

      Әйе, тарихта яһүдләр вакыты җитте. Алар мең сигез йөз ел буе эзәрлекләнү-кыйналулар өчен реванш алып маташалар – глобаль хакимияткә ирешеп баралар. Утилитаризм белән сугарылган алар хакимияте нәрсәгә илтер, кая барып чыгарбыз – киләчәк күрсәтер.

2006

      Артыкка киткән «эшлеклелек», яки Американың күпме гомере калды?

Паразитлык – соңгы стадия

      Без бөек тарихи борылышлар чорына керәбез, ахрысы. Көнбатыш төзегән, мәңге какшамас һәм камил тоелган финанс-икътисад системасы, аның кыйммәтләре үзенең төсен, асылын гына түгел, исәнлеген дә югалту алдында түгелме икән?..

      Алар бай һәм мин-минлекле әле. Әмма ки, авыру. Өч ел элек Америкадан башланып киткән, әле дә тынып җитмәгән финанс кризисы. Ул гарасатның менә-менә киләм дип