Наиль Шарифуллин

Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?


Скачать книгу

генә килә башладылар. Дефолт әйләнеп кайтырга ышандырган кебек, әйткәнебезчә, теләсә кайчан кризисның да дәһшәтлерәк яңа сериясе башланырга мөмкин. Киләсе елга АКШның бюджет дефициты астрономик сан – 1 триллион доллар булачак дип фаразлана.

      Финанс аналитиклары, дефолт булган очракта, долларның бәясе кискен төшәчәген белдергән иде. Ил икътисадына инвестицияләр керү кимиячәге, банкларындагы кредит ставкалары артып, ил эчендә дә бурычка яшәүнең нык чикләнәчәге ачык булды. Тоташ банкротлыклар ихтималы, облигацияләр, акцияләр базары җимерелү куркынычы да чын иде. Әмма бу елны аларны һәм аларга бәйлеләрне Ходай саклады.

      Тик чир китмәде. Америка дефолтны (икенче төрле әйткәндә, дәүләт банкротлыгын), тырышып-тырмашып, бер елга кичектерде. Ул кайтып, аңа кризисның икенче дулкыны да килеп өстәлсә, җимергеч резонанс килеп туарга һәм элегә иң көчле саналган икътисадтан көл өеме генә калырга да бик мөмкин.

2011

      Коелмаган һәйкәлләр, яки Тарихлы тарихсызлык

      Татар холкы, аңы, бүгенгечә итеп әйткәндә, менталитеты… Бу турыда сүз инде күп сөйләнде бугай. Таркаулык, хөсетлек, тарлык, ваклык, масштабсызлык. Аздан канәгать булу. Зур проектларга алына, тоткан җирдән умыра белмәү. Боларга, һич икеләнми, тарихыбызга булган битарафлыкны да өстәп булыр иде…

      Архивларда тарих өйрәнмәгән, ләкин үз милләтен чын-чынлап яраткан гади татар улы – мин фәкыйрегез – халкыбыздагы шушы саналып үтелгән начар сыйфатларның сәбәбен дүрт гасыр ярым барган кире селекция, асу-кисү, чукындыру, икенче сортлы ясарга тырышу нәтиҗәседер дип уйлый идем. Анысы да бардыр, әлбәттә. Тик менә «Казан утлары»нда Әхмәт абый Рәшитнең язмасын укып, Казанны алганда, Явыз Иван ягында 50 мең татар сугышчысы сугышканын белдем. Юк, андый ук надан дип уйламагыз, Казанны алганда сатлык җан татарларның хәтсез булуын белә идем. Ләкин ул кадәр икәнен… 50 мең бит – ул заман өчен бик тә зур сан. Автор бераз ялгышкан дип уйлап, яртылаш киметкәндә, 20–30 меңе дә аның шактый ич. Ни өчен шулай килеп чыккан, руслар татарның шактый олы өлешен нәрсәгә, ничек сатып ала алганнар? Димәк, ул вакыттагы холык-менталитет та бүгенгедән аз аерылган булып чыга түгелме? Аңлашылмый. Бөек төрки халыкның бер өлеше булган татарларда андый сатлык җанлык генетик яссылыкта ята алмый ич инде?

      Моның ише һәм күпкә гадирәк башка сорауларга җавап эзләп тә таба алмаган вакытларда, кәеф кырыла, үзеңне тарихсыз, нәсел-ырусыз зат итеп сизә башлыйсың. Бер мин генә микән андый халәттә калучы? Уртакул татар кешесе үз милләтенең тарихын ни дәрәҗәдә белә? Миңа калса, гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз белә. Академик журналлар чыгарып кына, милләтне тарихлы итеп булмый шул. Бу юнәлештә күпкә киңрәк, масштаблырак эш кирәклеге ачык ич. Андый гыйлемнең, аңлатуларның белем бирүдән тыш олы тәрбияви көчкә ия булачагы да бәхәссез. Халык китап, журнал укымаган бу четерекле заманда тарихыбызны популярлаштыруда телевидение зур роль уйный алыр иде дә бит. Әмма бөтен бәла да шунда: юк андый тапшырулар. Сәбәбе дә аңлаешсыз.