Наиль Шарифуллин

Кая бара бу дөнья? / Куда катится этот мир?


Скачать книгу

Безнең эрага кадәр мең ике йөз ел элек үк яһүдләрнең Палестина җирендә үз дәүләтләре булган. Израиль-Иудея иле дип аталган ул. Кечкенә ил булу сәбәпле, аларны һәрчак кем дә булса яулап алган, буйсындырып килгән. Төрле заманнарда алар өстендә вавилонлылар, греклар, борынгы римлылар торган. Ни гаҗәп, яһүдләр ул халыклар белән кушылмаганнар, үз төсләрен, мәдәниятләрен, диннәрен җуймаганнар. Ләкин, яулап алучыларга каршы ачыктан-ачык сугышмасалар да, һич кенә дә буйсынмаганнар. Яһүдләрнең башбирмәслегеннән, үҗәтлегеннән тәмам туйган, аларны яратмаган Рим императоры Адриан безнең эраның икенче гасырында Иудея шәһәр-авылларын җир белән тигезли, ә халкын мәҗбүри ассимиляциягә, – башка халыклар арасында эрү-югалуга дучар итү өчен, төрле илләргә, шәһәрләргә күчерә, куа, чәчә-тарата. Шул вакыттан алып 1948 елга кадәр яһүдләр илсез-җирсез, ватансыз калалар. Бөтен дөньяга сибелеп таралалар. Ләкин бу очракта да ассимиляция барып чыкмый. Киресенчә, бер грек сәяхәтчесе сүзләре белән әйткәндә, «Аларның тирән милли һәм дини хисләре, үзара бердәмлеге кайда гына яшәсәләр дә үз-үзләре булып калырга ярдәм итте».

      Мең сигез йөз ел буе илсез-җирсез таралып яшәп тә, ассимиляциягә бирешмәгән башка халык юктыр ул. Бу – феномен, могҗиза. Дәүләтле халыклар да, унсигез-егерме гасыр эчендә аслы-өсле килеп, кырыкка буталып, үзгәреп, үз төсләрен җуйдылар, яңа халыкларга әйләнделәр. Яһүдләр – юк! Гүя алар мәңгелеккә килгән. Мисыр пирамидаларыннан курыккан вакыт, бәлки, яһүдләрдән дә куркадыр?

«Сатып алынган» ватан

      1948 елның маенда яһүдләр яңадан дәүләтле булдылар. БМО Генераль ассамблеясы карары нигезендә, Англия кул астында булган Палестина җирләрендә, яһүдләрнең тарихи ватанында, яңадан Израиль иле торгызылды. Ул чагында кайбер сәясәтчеләр билгеләп үткәнчә, әлеге җирләр Америкадагы яһүд банкирлары акчасына сатып алындымы, әллә юкмы, бүген беркем дә, бернәрсә дә исбатлый алмый инде. Әмма үз дәүләтчелеген булдырырга теләгән халыкларның берсенә дә БМОның җир бүлеп биргәне, ул җиргә ул халыкның хуҗа булганы юк әле. Акча юклыктандырмы ул, яһүдләрдә булган егәр, хәйлә, үткерлек җитмәүдәнме? Бәлки, икесеннәндер дә.

      Шунысын да әйтергә кирәк: БМО карары нигезендә, тагын бер дәүләт – бәйсез Палестина иле туарга тиеш иде. Ул тумады. Яһүдләр, гарәпләрнең пошмавыннан файдаланып, әлеге күрше территорияне тиз генә басып алдылар. Анда яшәгән бер миллион гарәп читкә куылды. Калганнары өчен басып алынган җирләрнең бер өлешендә Палестина автономиясе төзелде – дистәләрчә елларга сузылачак тарткалаш-сугышка нигез ташы салынды.

      Борынгы Палестина җирендә инде ничә еллар игълан ителмәгән сугыш бара. Гарәпләрнең хыялларын тормышка ашырасы – бәйсез дәүләт төзиселәре килә. Яһүдләр моңа кискен каршы. Тарткалаш бер генә көнгә дә тынмый – басып алучыларга каршы террорлык актлары оештырыла, яһүдләр үз чиратында гарәп авыл-шәһәрләрен утка, бомбага тоталар, чистартулар үткәрәләр. Ике арадагы дошманлык көннән-көн көчәя килә.

      Бүгенге көндә дөньяда 13 миллион яһүд яши.