Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

тотканга орышмый. Сөкә куйсалар, усал ният белән килсәләр – куып җибәрә…

      Ринат калкавычларына карап туктап калды. Күл төбендә башаяк килгән агач яфраклары чишмә суларыннан тагы да чистарып, яшелләнеп киткәннәр кебек.

      Аргы яктан Кәшиф дәшеп куйды:

      – Чиртәме?

      – Юк. Ә синең?

      – Юк шул. Әллә камырга салып карыйсы!

      Кәшиф учына камыр алып угалады.

      – Бераздан буа алдында су коенып алырбыз. Мондый суда гомер коенганың юктыр әле. Кара диңгезләрең бер читтә торсын. – Кәшиф күле белән горурланды. – Хәзер инеш суларында коенам дисәң, мазутына, бүтәненә пычранып кына чыгасың.

      Ринат авылда, Кәшиф суалчан казыган арада, инешкә карап торганын – су өстендә үле баканың дүрт ботын җәеп агып баруын хәтерләде. «Без инде экономик күрсәткечләрне чагылдырган саннар турында сөйләшергә өйрәндек кебек. Елга-күлләр пычранудан күргән зыянны да исәпкә алыр вакыт җитмәдеме икән?» Ул, шушы фикерен күздә тотып, болай диде:

      – Чистарту корылмалары эшләп торса, алай булмас та иде ул.

      – Бөтен хикмәт тә шунда шул. Барысын беләләр, тик ул эшләрне икенче планга калдыралар. Бастырып сораучы юкмы, мөстәкыйльлек җитмиме?

      Кәшифнең тирә-як мохитне саклауга корылган уйлары, су өстендә уйнап алган кызылканаттай, Ринат күңелендә җанлылык уятты: «Эш рапортка гына корылгач, кешенең иҗади мөстәкыйльлеге, таланты югалып кала шул… Ә менә урман каравылчысы Хәмзә абыйга саф күле өчен рәхмәт әйтәсе килә. Намуслылык, изгелек иртәме-соңмы таныла, тәкъдир ителә. Тормышта сәламәт яшәү барыннан да өстенрәк бит ул…»

      Аргы яктан килгән тавыш Ринатны уятып җибәргәндәй итте.

      – Ай-яй-яй!

      Кәшиф тартып чыгарган балыгына куана иде. Кызылканаты кармак җебендә тырпылдап тирбәлә. Кәшиф дугаланып тыпырчынган балыкны кулына алгач ычкындырмый торды.

      – Камырга эләкте!.. Әйтәм бит, Ринат, мондагы балыклар акыллы дип, Чәчәк апа камырын гына яраталар.

      Ринат та кармагын камыр кигерү нияте белән тартып чыгарган иде, суалчаннан җилләр искән.

      Яр читендәге үләннәр арасыннан бер балык койрык болгап узып китте. Икенчесе – арырак, каен төбендәрәк пәйда булды. Коңгырт сыртын уйнаклатып, өскә уктай калыкты да бер мәлгә, галәм киңлегендә авырлыгын югалткандай, хәрәкәтсез калды. Әйтерсең кул белән кагылырга ярамаган ниндидер очкыч-ракета иде.

      Менә аның да калкавычы күл өстенә түгәрәк дулкыннар җәя башлады. Ринатның түземлеге югалды. Хәзер алам, хәзер алам дип ымсына торгач, калкавыч тукталып калды. Аптыраудан җепне тартып караса, кармак шәрә калган иде.

      Ул да булмады, Кәшиф икенче балыгын эләктерде. Ринат, кармагына тиз генә камыр әвәләп, еракка ук атты.

      – Чык бу якка, – диде Кәшиф канәгать тавыш белән.

      Ринатның башта каеннар төбендәге урынын алыштырасы килмәде. Ул тирә-юньдәге матурлыкка сокланып утырды. Үз Тургаена кайтканмыни! Җаныңа дәва бит бу. Көзге урманда күке кычкырганын ишетергә теләгәндәй тынып калды. Аннан, бераз кояшта да кызынып алырга теләп, күлмәген