Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

хезмәттә ирешкән уңышлары күп кенә куанычлар да алып килде аңа…

      Гали ишле гаиләдә үсте. Сугыштан соңгы ачлык еллары, авылларда михнәт чигүләр аның да җанын күп тапкырлар тетрәндерде. Ни чарадан бичара хәлендә калган яшүсмер Галинең күңелен тора-бара фәкать бер уй биләде: алга таба ничек көн күрергә, ничек ачлыктан исән калырга?..

      Шушы авыр хәлләрдә аның сыныкка эшләп гомер кичергән әти-әниләре дә хафага төшкән иде. Нишләсеннәр? Эшләп-эшләп тә ипигә туймагач, чарасызлыктан аларның да бәгырьләре телгәләнде. Әпәйне күргәч, аның да авызына сулар килде, тик ул юешләнгән авыз кырыйларын гына сөртте, ипи тәмен татып караулар бик тәтемәде. Шуңа күрә дә Гали икмәк кадерен бик иртә белде, аның бернигә дә алыштыргысыз хаҗәтен күңеленә онытылмаслык итеп сеңдерде. Аннары икмәккә, тамак ялы дип эшләүләр аны яшьли, урау юллар аша, үз артыннан ияртеп, кайларга гына илтеп ташламады…

      Гомер юлында төрлесен күрде, ачысын да, төчесен дә татыды, күп тапкырлар сыналды. Һаман да тамак ялы дип эшләүләр аның кулларын иртә сөялләндерде. Башка чарасы юк иде аның, юк иде шул.

      Әйе, инде сугышлар бетсә дә, илленче елларда аның әти-әнисенә ишле гаиләне туйдырулар ифрат та авыр иде. Шул михнәтләрне күреп яши торгач, ахыр чиктә ул да түзмәде, алтынчы сыйныфны тәмамлагач, теләсә-теләмәсә дә, туган авылы Балансу белән озакка хушлашты…

      Шушы фикергә килү болайрак та булды: беркөнне ул төнлә, йокы аралаш, әтисе белән әнисенең сөйләшкән тавышларын ишетеп калды:

      – Балаларны таптык та таптык табуын, – диде әтисе Мәгъсүм, аптырап, – хәерчеләр генә арттырдык… Инде хәзер шул балаларны да ничек туйдырырга белгән юк. Өстәл артында тезелешеп утырганнар да, тәмам артык кашык кебек, нәүмизләнеп күзгә карап торалар…

      – Нишлисең бит, – диде әнисе Гөлшаһидә, бу хәлләрне авыр кичереп, – дөньяга килгәч, аларның да яшиселәре бар… Юкса мин аларны сыныкка туймасыннар өчен таптыммыни? Якты киләчәкне өметләндереп, башта колхозга керергә дип ничек кенә өндәмәделәр, керергә теләмәгәннәрне, төрлечә талап, сөргенгә сөрәбез дип тә куркыттылар… Сөрделәр дә… Аннары, аптырагач, әти-әниләребез башлап колхозга керергә булганнар инде.

      Шулвакыт әтисе Мәгъсүм авыр сулап көрсенде дә:

      – Каһәр суккан сугыш аяктан екты бит, әнисе… – диде.

      – Кемгә кирәк булгандыр шул сугышлары, – диде әнисе, – дөньяны колачларга теләп сугыш ачкан Гитлерын да әйтер идем, күпме гаепсез җаннарны кыйдыратты… Балалар кызганыч, әнә балалар, сыныкка да туймый яшәсеннәр инде. Бу тамашага ничек түзәргәдер?

      – Ярар, ярар, әнисе, бик бетеренмә инде. Бәлки, Ходай җүн бирер әле, боерган булса…

      Алар икесе дә, шулай сөйләшә-сөйләшә, иртәгесе көнгә өметләр баглый-баглый, йокыга талдылар. Тик Гали генә тиз йокыга китә алмады. Әтисе авызыннан ишетеп калган «артык кашык» дигән сүзләр аның бәгырен телгәләде… Әйтерсең бу сүз аның үзенә атап әйтелде. Һәм ул: «Мин артык кашык икән», – дип, нишләргә дә белмәде, борсаланды, тиз генә йокыга да китә алмады. Күңелендә сорау арты сорау туды: миңа нишләргә,