Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

аяу-миһербанлык тойгысы уянгандыр. Сүнек рухлыларга дәрт-кодрәт өстәлгәндер. Ә шулай да кемнәрдер гүзәллекнең башына җиткән…

      Бу күңелсез тойгыны көчәйтеп, төп башындагы карга, борынын күтәрә-күтәрә, каркылдап куйды: «Кар-р-р-р, кар-р-р-р…» Тавышы дорфа, усал яңгырады. Ринатның җанына тиде. Ләгънәт! Дөнья көеге! Ул аны өркетеп, очыртып җибәрү теләге белән кулына ботак алды. Көш дигәндәй, каргага кизәнде. Карга батыр иде. Үзенә «янаган»нарын күрсә дә, очып китәргә теләмәде. Биләмәсендә «патшалык» итүен белде. Әйтерсең аңа каршы берәү дә баш калкытырга тиеш түгел. Ринат «Ни гаебе бар соң бу мәхлукның?» дигәндәй туктап калды. Шулай да аңа карганың батыраеп утыруы ошамады. Ни гаҗәп, шунда күңеленнән чагыштыру узды: Сандугач һәм Карга! Карга соң Сандугач була аламы? Сандугачны акылга да, йөрәккә дә берни бирми торган телдәрләр алыштыра башласа нишләрсең? Андыйлар озын итеп тә сөйләргә иренмиләр. Сөйләгәннәре бер колактан керә, икенчесеннән чыга, сүзләре кылган гамәлләреннән аерылгач, һич ышандырмый. Сандугач! Кунып сайраган агачыңны да шулар кисеп киткәндер әле, мөгаен… Синең моңың аларның магнитофон язмасында гына калдымыни соң инде?! Ни дәрәҗәдә шәп булса да, ул тасмада синең бер җырың гына. Син бит һәр сайраган саен яңача сайрый идең. Син кунып сайраган агачың төбендә кара карга йокымсырый. Миңа син үзең кирәк, яшәргә дәрт бирүче җыр-моңнарың кирәк! Дөнья сандугачлар белән матур!..

      Шулай уйланган Ринат, карганы өркетергә теләп, кулындагы ботагын төпкә таба ыргытты. Җилпенеп очкан карга ерак китмәде. Арырак бер имән ботагына менеп кунды һәм кабат җанны үртәмәкче булып каркылдады: «Кар-р-р-р…» Ринат, аның тавышын ишетергә теләмәгәндәй, кире борылды.

      Машина янына килгәндә, Кәшиф учак ягып җибәргән, ә сөремле бәләкәй казанда, быкы-быкы килеп, балык шулпасы кайный иде. Кәшиф, аны онытып, үзенең озын буе белән авыл ягына борылган да энҗедәй вак тамчылар сибәләгән болыт кисәгенә һәм шул болытка аллы-гөлле зур эшләпәдәй кидереп куелган салават күперенә карап тора иде.

      15

      Болай булыр дип беркем көтмәде. Ике ай үтәлеп килгән план өченчесендә – нәкъ квартал ахырында – аяныч хәлдә калды. Цехта реконструкция башланган, ул аяк-кулны богаулап куйган иде. Бу киеренке хәлдә өстәмә көч кирәк, үз-үзеңне аямый эшләргә кирәк иде. Әнә мичләр участогындагы кранбалка эшләнеп бетмәгән. Шуның аркасында термик эшкәртү узарга тиешле детальләр өелеп чират көтә. Мастерлар үз детальләре яныннан кырын-кырын карап узарга мәҗбүрләр. Өстәвенә әле бер җиһаз, әле икенчесе яңа урыннарда көйләнеп җитмәгән. Нишләргә?

      Ринат шушы сораудан тинтерәде. Ул әле тегендә, әле монда сугыла. Әйтерсең утырып барасы поездыннан калган.

      Тәмам аптыраган Ринат начальник кабинетына барып керде. Юрий Петрович Козарь кабинетта ялгызы гына иде. Сул кулы белән телефон трубкасына тотынган, аны алыргамы, алмаскамы дигәндәй уйланып калган. Йөзе агарып, күкселләнеп киткән. Тегендә-монда шалтыратып, әйткәләшеп алҗып беткәндер. Ринатны күрүгә, сумаладай кара чәчле башын күтәрде. «Нәрсә