Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

Саяф, басудагы күчмә мехотрядтан мичкә ал да Аръяк урамындагы Латыйфәттиләргә төш. Анда сине Каюмов Гаяз абыең көтеп торачак. Аның белән Мамадыш нефтебазасыннан тракторларга керәчин апкайтырсыз, – диде.

      – Өйгә кереп чыгам да.

      – Бар, бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын.

      Чаптым шулай өйгә. Әни төенчеккә нәрсәдер җыештыра. Энем Миннегәрәй[1], сеңлем Әлфия белән ат җигәбез. Дөресен әйткәндә, мин җигәм, алар дилбегәләрне китереп бирә. Селкенәләр инде, балакайларым, тамаклары туярлык ризык эләксә йөгереп тә йөрерләр иде. Юк шул, ашау җан асрарлык кына эләгә.

      Ерак юлга исәпләнгән чабатаны җылы оекбаш белән киям дә әтидән калган чалбар балакларын киндерә белән ыспайлап бәйлим.

      Әни белән, Ходайдан хәер-фатиха сорап, дога кылабыз. Миннегәрәй белән Әлфия дә кояш нурында үтәли күренә торган нәни бармаклары белән битләрен сыпыралар. Уң аяктан атлап, капкадан чыгуым булды, әни теге төенчекне арба башындагы букчага салды. Беләм инде: юл ризыгы.

      Бер урамлы, кырык йортлы туган авылымның моңсу тәрәзәләре озата бара. Урамның ике ягында да авылга күченгәч утыртылган каеннар. Утыртучыларның унҗидесе, каеннарны да, безне дә ятим калдырып, сугыш кырларында ятып калды. Менә шуңа моңсу безнең каеннар да, тәрәзәләр дә, әниләр дә.

      Урман почмагыннан колхоз үзәгенә биш чакрым; юл кырыеннан буй урман атлый. Урман дигәч тә, сабый әле ул, Гафият абый Гыйлманов утырттырган каеннар инде. Биш яшьлек урман буламыни, безнең юеш борынлы Миннегәрәй дә бу агачлардан ике тапкыр олырак. Тик шулай да, әллә инде үзем дә утыртышканга, миңа моннан да кадерлерәк каенлык юк, билгеле. Таныйлар шул мине каенкайлар. Кем су сипте аларга мичкә белән ташып? – Саяф абзыйлары. Кем төпләрен йомшартты? – Саяф абзыйлары. Кем чүпләрен утады?  – Шул ук Саяф абзыйлары. Ә бу эшләрне башкарырга энем Миннегәрәй белән мине кем мәҗбүр итте? – Беркем дә. Үзебез эшләдек. Баш селкиләр каенкайлар, бөгелә-сыгыла әллә нинди серле бию башкаралар. Кәүсәләре чәнти бармак юанлыгы гына югыйсә. Көннәрдән бер көнне, менә шушы каеннар сыман тезелеп, әтиләр кайтып керсә икән…

      Күчмә мехотрядка килеп тә җиткәнмен ич. Механик Гаяз абыйдан сорап, арбага мичкә салдым да юлымны дәвам иттем.

      Су-Елгадан Кече Кирмәнгә теркелдәсәгез, иң беренче булып каршыгызга Ризван каеннары чыгар. Әнә аларның очлары да җемелди түгелме? Өч каен. Каян белә дисезме? Нишләп белмәскә? Мин бит Кече Кирмәннең атаклы мәктәбендә укыган, җиденче классны бетергән егет. Әй, андагы укытучылар! Әй, андагы Хәләмгөл исемле кыз!

      Бераз баруга, сезгә Кирмән җиренең төньяк-көнбатыш чиген саклаган кече хәрби ныгытма булган авыл төсмерләнә башлар. Үргә күтәрелгән саен киңәя баручы офыклар аны әз-әзләп, бүлеп-кисәкләп кенә тамаша кылдыра.

      Беренче булып Югары зират игътибарыгызны җәлеп итәр. Зур булса да, бу авылның бердәнбер зираты икән дип алдана күрмәгез тагын, монысы – яшь зират бит. Агачлары да уртача юанлыкта гына, яфраклары да сарык бәрәне тиресе сыман бөдрәләнеп тора. Язгы ташу чәбесен[2] агызып алып киткән, тешсез