Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

һәр сау-сабагай малайны аягы сулга каера башлый. Чөнки, дүрт-биш атлауга, торак ишекләре оҗмах капкасыдай ачылырга тора. Ә анда яшәүче кызлар бүлмәләрне чиккән-бәйләгән әйберләр белән, чыннан да, оҗмахка әйләндергән иде. Ул кулъяулыкларның ниндие генә юк, кайсы бәхетле егетләргә тәтер икән инде бу кулъяулыклар?!

      Бай яшиләр кызлар. Шулай булмый ни! Алар бит  – Хәсәнша, Өләүкә кызлары. Ул авыллар сугыш чорында да ачыкмады. Яңа гына сөрелә башлаган, мең еллар буена егәр җыйган яткын җирләр биш авылны туйдырырлык нигъмәтләр бирә иде. Хәсәншаларга кече кирмәнлеләрнең үпкәсе дә бар. Алар сугыш чорында Хәсәнша авылына бәрәңге сатып алырга йөрделәр. Шулай түбәнсенергә ачлык мәҗбүр итте. Үлчәүгә куйгач, бер чиләк бәрәңгедәге бер бәрәңгенең яртысы артык дип кисеп алып калган хәсәншаларны гафу итеп буламы соң? Саран тәреләр! Шулай баеды алар.

      Менә шуңа күрә бай кызлар янына керүгә, өйләрендә ямау салырга уч төбе кадәр чүпрәк булмаганны белгән малайлар икенче дөньяга эләгәләр иде. Бу кызлар матур киенә, чибәр күренә, авыз тутырып ипи ашый иде.

      Яшьтәшләреннән соңрак укырга кергән озын торыклы Гафиятулла да кызлар торагына сукмак салды. Андый җиргә сәфәр чыгу, билгеле инде, серле кичләрдә була. Бөтен изге эшләр караңгыда эшләнә, диләр. Күрсә, мәктәптән куарга да күп сорамас Мәхмүт абыйлары, хатыны торакта эшләгәч бигрәк тә. Сак булу комачауламас.

      Күз атып йөргән Сөембикәсенең икенче катта өстәмә дәрестә утырганын күрде Гафиятулла. Дөм караңгы төнне балаларны шулай озак утыртмаса, нәрсә булган инде Фәүзия апасына?!

      Укытучылар ишетмәсен дип, баскычтан мәче сыман гына тәпиләде малаең. Торак болдырының почмагына посты. Мәктәп коридорында аяк тавышлары дөбердәде, кемдер баскычтан төште дә торак ишегенә таба атлады. Кар шыгырдавыннан чамалады Гафиятулла – болай кәс-кәс атлап, Сөембикә генә йөрергә мөмкин. Кызык итим әле үзен. Өйалдына кергән җыйнак гәүдәне кочагына состы Гафиятулла. Аһ итте кызый, ваһ итте. Хәтәр генә тыпырчына да башлады. Ычкындырыр Гафиятулла! Аның кулларын тракторга тагып аерсаң гына инде. Ычкындырмый да, йомшак җирләрен капшарга да өлгерә.

      Шактый әүмәкләшкәч, кыз ишек тоткасын эләктереп, җан-фәрманга ишекне каерып та ачты, Гафиятулла белән алар икесе бусагадан тәгәрәп идәнгә аудылар. Ишектән кергән салкын пар эчендә Гафиятулла берни дә күрмәде. Берзаман күзен ачса: аның белән идәндә аунап ятучы, әле һаман да Гафиятулланың тимер келәшчәләренә кысылган кешенең торак тәрбиячесе Кәшифә Абдулловна икәнен танып өнсез калды.

      Яңакка чалтыратканнарын хәтерли Гафиятулла, башкасын хәтерләми.

      Берничә көн мәктәпкә бармады. Чегән чишмәсенә су алырга төшкән Сөембикә әйтте:

      – Юләрләнеп, укуыңны ташлый күрмә, Гафиятулла,  – диде.

      Дөрес, ул егетләр арасында герой иде. Директор хатыны Кәшифә Абдулловнаның бер капшамаган җирен калдырмаган кешеләр Кече Кирмәндә генә түгел, бөтен дөньяда да икәү генә. Берсе – Гафиятулла, икенчесе – Мәхмүт абыйсы. Үз хатыныңны капшау ир-ат арасында дәрәҗә саналмаганга,