Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

Шуннан китте. Бисмилла күбрәк әйтелдеме, әллә кирпечләр күбрәк салындымы – моны беркем дә аңлатып бирә алмас иде. Ашыкмыйча, тәмен белеп, читкәрәк китеп күз сала-сала эшләде Әхмәт. Үзенә бит, мәңгелеккә бит.

      Үткән-барганнар сакалына чал йөгергән Әхмәт картның, ишле гаиләсе белән мәш килеп, яңа өй күтәрүенә соклануларын яшермәделәр, бер генә чит кеше дә ялламады бит!

      – Алла куәт бирсен!

      – Өегез изгелекле булсын!

      – Хәвеф-хәтәрдән Ходай үзе сакласын! – дигән изге теләкләр сибелде генә.

      Мең газап белән төзелгән өйнең түшәменә туфрак салынды, идәннәр җәелде. Өйләре бер якта гына булганга, «Сукыр» исеме алган урам юкә рамнарга пыяла салгач, диварларга беркеткәч балкып китте. Кызыл кирпечтән биек итеп салынган, тәрәзәләреннән нур сибүче, Латыйфа тезгән гөлләре белән елмаючы мәһабәт өй яши башлады. Су юлы алынган, шомартылган түбә такталарына сәерсенгән саесканнар беравык кунакламый тордылар. Ә аннан соң рәхәтләнделәр генә. Агартылган морҗасыннан төтен боҗралары чыгуга, яңа өй Җир шары белән бергә, Галәм буйлап, сәяхәткә кузгалды. Ниләр көтә икән аны бу тынгысыз, ышанычсыз гасырда?

      Туган-тумача, күрше-күләнне чәйгә дәшеп, Коръән укытылды. Бәхетеннән эреп, изрәп утырган Әхмәтнең халәтен, маңгай тирен сыпырып, хәләл акчасына өй салган адәмнәр генә аңлыйдыр.

      Октябрь инкыйлабыннан соң илнең Әхмәт сыман тырыш уллары шахталарда күмер чабарга, тайгаларда агач аударырга, заводлар, тимер юллар, шәһәрләр салырга кирәк булгач, алар маңгаена кулак мөһере сугылды, байлыклары тартып алынды. Алар газиз туган җирләреннән чит-ят төбәкләргә сөрелде. Шунда гомере киселгән Әхмәт картның кирпеч өе бүген дә авылдашларына файда китерә дип көрсенде Саяф. Ул Әхмәт картның Габдерахманы белән Котдүсе шахтада эшләгәнен, Тула өлкәсенең Богородецк шәһәрендә, башкаларны шаккатырып, көнләштереп, әтисе салган өйдән бик күпкә затлырак ташпулатлар салганын, әлбәттә, белми иде.

      Саяфка авыл уч төбендәге кебек күренә. Югары оч урамы гына тау артына качкан. Бакырчы чишмәсе турыннан узуы икән. Бакыр базы казыганда бәреп чыккан чишмә бит ул. Саяфның борынына Бакырчы чишмәсен каймалаган бөтнекләр исе бәрелде.

      Сул якта Казыган тау, XIX гасыр уртасында Кырым сугышына әзерләнгәндә төзелгән тау юлы күренә. Ул Әби патша салдырган Себер юлына чыга. Аны центнер ярымлы хатын-кыз инженер төзеткән дип сөйлиләр. Көнне төнгә ялгап эшләгән атчылар тәүлегенә илле тиен акча алган. Ә бит ул вакытта ат бәясе бары өч кенә сум торган. Менә ничек түләгәннәр! Саяф та йөри тәүлек буе, түләве дә юк, тамакка да такы-токы, өс-баш та үзе үргән чабатадан узмый.

      Ат, теркелди-теркелди, сугыш чорында хәрби өйрәнүләр үткәрелгән окопларга килеп җитте. Хәләмгөлләрнең сөйкемле өен эзләде Саяф. Ни эшләп йөргән була икән ул кызыкай? Кулъяулык чигәдер, чиксә, кемгәдер бит әле?

      Латыйфәттиләрне табу кыен булмады, капка төбендә керәчин мичкәсе салынган арба тора. Ат кешнәгән тавышка капкадан баһадир гәүдәле чибәр ир күренде. Аягында дегет белән чем-кара итеп буялган