Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

белмисең әле син, энекәш. Сугыш барганда, дошманның кайда икәнен чамалау җиңел. Ул тавыш чыгара: ата, гүли, кычкыра, ракета чөя. Тынып калгач шикләнә башлыйсың: нинди мәкер кора ул? Разведчиклар килеп, чәнчеп, йә булмаса әсирлеккә алып китүләре мөмкинме? Бик мөмкин. Йә сине саклаучы пехота кырылып бетә. Мөмкинме? Ничек кенә әле. Дошман чолгап алырга да күп сорамый. Круглый оборона тотып сугышкан чаклар да була.

      «Тукта, мәйтәм, земляк, атларны шушы чокырда калдырыйк, агачка бәйлә. Что-то не то безнең анда. Син монда кал, мин позицияне карап килим әле».

      Тауга мендем дә шуышып киттем, үткер тимер кисәкләре, эләгеп, гимнастёрканы тишә генә бит. Ул Сталинград җирендәге тимер-томыр бар дөньяга җитәрлек булгандыр. Чү, немецча сөйләшәләр түгелме? Безнең туп тирәсендә немец солдатлары йөри. «Гут, гут», – диләр. Киткәннәрен көттем дә шуышып бардым. Йөрәгем кысып алды, биш кешенең берсе дә исән түгел. Документларын җыйдым. Тупны карыйм – төп-төзек. Замогы да алынмаган. Замогын алдым да Сорокин янына кайттым. «Шундый-шундый хәлләр, мәйтәм, нишлибез? Трибуналом пахнет. Туп немец кулына төшсә, командир тылга җибәрде дип исбатлый алмыйбыз, командир һәлак булган. Безгә – вышка! Уйла, мәйтәм, земляк».

      Җилле-давыллы төн иде. Бәхеткә күрә, җил немецлар ягыннан исә, сөйләшкәннәре, котелок кырган тавышларына кадәр ишетелә. Немец төнлә йөрми, тупны алып чыгыйк, мәйтәм. «Башта ашыйк-эчик, тәүлек буе авызда бер валчык ипи дә гулять иткәне юк бит», – ди Сорокин. Берәр стопка спирт та җибәрдек. Башлы нәрсә Сорокин. Кабат болай эшләдек. Атларны тугардык та тупны тартып алып кайтырга киттек. Ничек азапланганны, туп тәгәрмәче баткач, көрәк белән ничә тапкыр җир казыганны хәтерләрлек тә булмады. Аннан иптәшләрнең гәүдәләрен арбага төяп алып кайттык, снаряд чокырына күмдек. Исем-фамилияләрен язган такта куйдык.

      Таң атар-атмас, особый отделдан килеп тә җиттеләр. «Тубыгызны дошманга биргәнсез, мин сезне подтрибунал», – дип җикеренә офицер, пистолетын тартып чыгарып, борын төбендә болгаган була. Маңгаена бер чиртүгә үтерәм инде мин аны югыйсә. Борча инде менә, аның да уртачадан бәләкәе әле.

      Алып барып күрсәттек, башта иптәшләрнең каберен, аннан өстенә ботаклар япкан тупны. Гафу да үтенә белмәде, тыловая крыса!

      Иптәшләрне искә алып утырдык земляк белән, аларның да менә синең кебек бер көтү балалары калгандыр. Аракы эчкән егет түгел идем сугышка кадәр. Сугыш бозып бетерде, энекәш. Атака алдыннан йөз грамм спирт эчертеп юләрләндереп кертеп җибәрәләр солдатны, исән калсаң, үлгәннәргә поминка. Көнаралаш шулай.

      Сигез ел үтсә дә, сугыш һаман төшкә кереп саташтыра, җәфалый. Бергә сугышкан, күптән һәлак булган иптәшләр белән төннәрен кычкырып сөйләшәм икән, туп атканда кычкырып сөйләшмәсәң, бер-береңне ишетеп булмый бит. Менә мин шуңа кычкырамдыр. Миннур апаң да, балалар да куркынып бетте. Вакыт-вакыт чоланга чыгып йоклыйм, анда да күршеләр ишетә.

      Мин сугышта үлемнән курыкмадым, гарипләндереп, кеше күзенә каратып яткырма дип, Ходайдан сорый идем. Аллага шөкер, гозеремне