Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

тыгып алып чыккан. Гангрена башланган кулын култыктан ук кисәргә бирмичә әсәрләнгән чакта, Ходай аңа юньле врач насыйп иткән. Туган авылына кайтып ауган фронтовикны колхоз рәисе эшкә дәшкән: «Тамагың тук булыр, әвендә көлтә киптерергә куям», – дигән.

      Габделкаюм олы йомры ташлардан мич әмәлләгән, шалаш корган, әвен ясаганнар. Әвенгә көлтә ташып, башаклы ягын эчкә каратып өйгәннәр.

      Габделкаюм мичкә яга, җылы ташлар арасыннан чыга да көлтәләрне киптерә, көлтәләрдәге башаклар суктырырлык дәрәҗәгә җитә. Аннан көлтәләрне сугу машинасына ташыйлар. Көшелләр үсә тора, хөкүмәткә китә тора.

      7 яшьлек Миннегәрәй белән 9 яшьлек Әлфиянең ачыгуын күрү Габделкаюмны гөнаһка этәрә. Арыш өлгерә башлау белән, башак уып алып кайта. Шуннан әнисе Маһинур Саяфны балалар белән су буена озата.

      Ишектән чыгу белән, Саяф өйне тыштан, капканы эчтән бикли. Аннан, урамга чыгып, бау белән кечкенә капканы бәйләп куя.

      Белә Саяф: өйдә калган әнисе базга төшәчәк тә кул яргычында арыш тартачак. Ә алар су буенда кәҗә сакалы, кукы, кузгалак, мәче борчагы, кычыткан эзлиләр. Балалар вакыт-вакыт өй ягына каерсалар да, тиз генә кайтырга ярамый. Зырылдасын әле баздагы кул яргычы, әйләнсен…

      Бәла агач башыннан йөрми диюләре хак икән. Өйләре янып, бер ел үттеме-юкмы, үги әтисез дә калды Миннесаяфлар. Бермәлне үги әтиләре: «Норма тегермәненә ашлык тартырга төшәбез, рәистән ат сорадым», – дип, сөенче алган иде. Миннегәрәй сөенче бүләгенә Габделкаюм абыйсына ике кукысын да кызганмады.

      Җыендылар тегермәнгә. Арбага җыйнак капчыклар салган ирләр ат артыннан теркелдәделәр. Габделкаюмга тамагың да тук булыр дип әйткән колхоз рәисе чакырткан милиционерлар, активлар авыл башында көтеп торган икән шул.

      Арбадагы икмәктән башлаган милиционерлар бер уч йорты булган авылны йон теткән кебек тетеп чыктылар. Биш йорттан суктырылмаган башак табылды. Бу бәхетсезләрнең берсе хезмәт ударнигы, кулын Герман җиренә күмеп кайткан, өч ятим баланың ачыгуына түзә алмыйча, әвен эченә коелган берән-сәрән башакларны кесәсенә салган, «Су-Елга» колхозының бар ашлыгын киптергән сыңар куллы Габделкаюм иде. Аны кулга алгач, фронтта һәлак булган Миннәхмәтнең өч ятим баласына нәрсә буласын Сталин бабай уйламады да, күрмәде дә. Кремль ерак, үлем якын иде.

      Шуның өстенә Маһинурның абзарыннан сыерын да алып чыктылар.

      Әнисе ничә тапкыр Верховный судка язды, җавап бер иде: «Мамадыш судының карары гадел».

      Рәхимсезлеге белән Гиннесс рекордлары кысасына да сыймаган совет суды Габделкаюмга 15 ел бирде.

      – Миңа ничек тә ярый, сыер гына… – дигән икән соңгы сүзендә Габделкаюм абыйлары.

      Әнисенә зур гәүдәле, күркәм холыклы, күп сөт бирүче сыерны Түбән Ушмага «Кызыл Флаг» колхозына төшеп күрергә генә калды. Сөтлебикәне суд карары белән шунда тапшырганнар иде.

      Арган атның арык гәүдәсенә сыенып, шыр сөяктән торган тәнен җылытырга азапланганда, менә нәрсәләрне хәтерләде Саяф. Ул инде ничә сәгать, ничә тәүлек аты белән янәшә ятканын