Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

балакаем, Ходай биргәнен яшереп булмый инде аның, картым да бик күпләр арасыннан сайлап алды.

      – Гайниҗамал апакаем, колхозлар турында китапларда язылган бит, менә син китап укымагач белмисең инде аны. Мулла бабайның китаплары бармы?

      – Бар, кая булмаган.

      – Менә шул китапларда язылган ул колхоз турында. Мулла бабай китапта нәрсәләр язылганны сөйләштерәме соң?

      – Сөйли, сөйләмәгән кая. Аны тыңлап торсаң, эш эшлим димә инде син.

      – Ярар, кул куй, Гайниҗамал апакаем.

      – Яза белмим бит, балакаем.

      – Тамгаңны сал, алайса.

      Зариф Гайниенең беркетмәгә тырнаган бөтеркәсе авылның өч мәхәлләсен җитәкләгән мөхтәрәм, гөнаһсыз, изге муллаларын бөтереп алды, кулларына богау салды, төрмәгә олактырды. Аларның берсе Мәхмүт исемле ун яшьлек малайның газиз әтисе иде.

      Кыйнаулар, имгәтүләр, ач тотулар да ил картларын сындырмады, гаепләрен таныта алмады. Изге Ходайның илаһи сабырлыгына таянган муллалар, гомер шәмнәре сүнә барган саен, күкнең чираттагы катына күтәрелә баралар иде. Ап-ак чәчле, ап-ак сакаллы өч карт утырган төрмә бүлмәсендә ут кабызу да кирәк булмагандыр. Аларның рухы шундый нык, бер-берсенә карата ихтирамы һәр кәлимә сүз, күз карашы, ишарә саен көчәя барды. Бөек Аллабызга булган инануның эчкерсезлеге аларны бер тән, бер җан итте, рухи игезәкләргә әйләндерде. Петропавловск төрмәсендәге горур Батыршадан Кече Кирмәннең өч мулласына күчкән бу Ныклык, Иман алга таба җәлилчеләргә тапшырылгандыр.

      Төрмәдәге өч фәрештә үлемне дә халкыбызга хас сабырлык, фидакярлек белән каршылады. Атырга алып чыгу өчен конвой кергәч: «Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!» – дип, тәкбир әйтә башладылар.

      Бу илаһи авазны төрмәдәге тоткыннар ишетте. Башта уннар, аннан йөзләр, соңыннан меңнәр – халкыбызның йөз аклыгы булган зыялылар – Аллаһы әкбәргә кушылды. Бөтен татар халкы шушы төрмәгә ябылган микәнни соң?!

      Дәһшәтле тәкбир тавышы төрмәнең какшамас диварларын, тимер рәшәткәләрен, калын ишекләрен чатнатты.

      Төрмә күселәре, ачкычларын шалтыратып, мылтыкларын өстерәп, куркудан ялтыраган күзләренә урын тапмыйча, тегендә-монда чабыштылар, камераларга кереп, тоткыннарны кыйнадылар. Аллаһы әкбәр тынмады. Тегеләр, җиңелүләрен урыс аракысы белән томалау өчен, эш бүлмәсенә кереп аудылар.

      Намаз вакыты җиткәч, теткәләнеп беткән ак күлмәкләрен идәнгә намазлык итеп җәйгән, сәҗдәгә киткән өч мулланы төрмә сакчылары кылыч белән тураклады. Бер үк күренеш, бер үк гамәл. Аерма тик шунда: 1552  елда Казан ханлыгының баш сәете Кол Шәриф кулында кылыч булган…

      Мәхмүт абыйсы шушы ачы хакыйкатьне авылдашларына сөйләмәгәнгә үзен зур гөнаһлы санавын Кече Кирмәндә күпләр белмәгәнне күрше авыл малае Саяф кайлардан белсен икән?!

      Күктәге Ак Болыттан үзенә әтисе караганын тойды Мәхмүт. Мулла малае дип, комсомолга кабул итмәүләрен, укырга алмаганнарын да, әле офицер дәрәҗәсе биргәндә дә телгә алуларын хәтерләп газапланды. Ак Болыттан нәрсәдер ява иде. Әллә әтисе Васыйл карт үз нәселен аклаган