Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

Гаяз абый, арбасын этә-этә, тауга күтәрелә. Атны кызганамы, әллә гимнастёркасын уйнатучы мускуллары эш сорыймы?

      Тау түбәсенә мендек тә арыш көшеленә туктадык.

      – Бу безгә кирәк булыр, – диде Гаяз абый. Икешәр капчык арыш тутырдык та арба төбенә чумдырдык, өстенә салам салдык. Хәзер арбага утырып барулары да җайланды.

      Саурыш тавыннан төшкәндә, арткы тәгәрмәчкә тимер тормоз киерттек тә, арба атны этеп борчымады.

      Кеше аяк басмаган шомлы Бурсык урманы читеннән Арташ авылына борылдык, Гаяз абый бер сүз дә дәшми, минем сөйләшәсе килә дә, икебез ике арбада шул. Сугыш турында сөйләсә икән, бәлки, ул сугышта минем әтием Миннәхмәтне дә очраткандыр. Мин, Кече Кирмәнгә килгән саен, берәр таныш-белешне күрми калмыйм бит әле. Кече Кирмән дә бик зур, кешесе дә меңләп бардыр. Кайтканда булса да сорашырга кирәк. Миннегәрәй энекәш бик тинтерәтә, әтидән хат килми башлагач туган бала шул…

      Гаяз абый минем әтине белергә дә тиеш, әти дә Кече Кирмәндә туып үскән, шунда икееллык мәктәп бетергән.

      Арташ зиратының шомлы чокырыннан авылга төштек. Гаяз абый һәр кеше белән исәнләшә, мин дә шулай. Әнә бер кыз миңа ялт итеп борылып карады, кара күзләрендә ялтыраган яшен миңа китереп сукты. Мондый кызы булган авыл матур да матур инде ул.

      Матур булса да, артта калды Арташ. Ат юлы үргә үрмәләде, куе урманга кереп югалды. Өләүкә авылында да коры куакны келәймәләп йөрүче Зәкиҗан урманчы бар иде. Җелеккә төште ул. Үз тормышы да авыр, ишле гаиләсе ачыга, намусы, ләнгәр[5] сыман, хәерчелек чоңгылында тота иде.

      Көннәрдән бер көнне урманчы Ивановка бара бу: «Ни хәлләр итим, ачыгабыз, эшли алмыйм бит, иптәш Иванов?» – ди. Иптәш Иванов әйткән моңа: «Зәкиҗан туган, син гел аяк башыңа гына карап йөрмә, вакыт-вакыт өскә дә күтәрелеп кара. Сезнең Өләүкә янында Кыз урманы бармы? Бар. Авылыңнан чыгып, юл Кыз урманына кергән урында бик мәһабәт имән үсәме? Үсә. Шул имән очында күн итек һәм бер тәпән бал эленеп тора. Хәзергә шуларны ала тор, кабат тагын килерсең»,  – дигән.

      Килгәндерме Зәкиҗан абыйсы Иванов катына, Саяф анысын белми, соңыннан, Хәсәншага күченеп, таза тормышлы хуҗалыкта гомер иткәнен генә белә.

      Дымлы урман һавасын ерып, озак барды атчылар. Ике урында җир мае исе дә сизде Саяф, вакыты булса, гөмбәне эзләп табар иде дә, үги әтисе Габделкаюмга алып кайтып бирер иде. Ул бит шул гөмбә белән дәвалана.

      Кинәт юл урман аланына сикерде. Бу авыл аша узганы бар малайның. Демьян авылы сыңар күзе белән Озын Басуга карап тора. Саяфның үзәгенә үткән басу бит. Хәзер уналты яшьтә булса да, моннан ике ел элек йөз яшькә картайды ул бу басуда.

      1951 елда җидееллык мәктәпне тәмамлады. Иптәшләре белән Түбән Ушма урта мәктәбенә укырга бардылар. Кем башлаган коткы булгандыр, шофёрлыкка укырбыз әле дип, мәктәпне ташлап кайттылар.

      Бер урамлы авылда кеше авызыннан чыккан сүз өйдән өйгә кереп, колактан колакка, телдән телгә күчеп бәргәләнә дә ахырда, басу капкасы баганасына кыңгырау булып асылына дип, юкка гына әйтмиләрдер. Унҗиде ир-атын сугышта югалткан,