Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

авылын чыгып, Озын Басудан барганда, Саяф менә шуларны хәтерләде.

      Хуҗалык көтүе алса да, башка көтүчеләр кебек, өй чиратыннан ашап йөрергә горурлыгы рөхсәт итмәде. Беренчедән, кешеләрнең үзенә дә юк, икенчедән, ул кунак сыенда йөзгәндә, әнисе, сеңлесе, энесе ач утырсынмы? Көз көне исәп-хисап ясарбыз, дип килештеләр.

      Тагын бер ел узды. 1953 елның мартында Саяфның Сталин бабасы үлде. Ул чакта «Су-Елга», «Кызыл партизан», Совет Армиясенең 26 еллыгы исемендәге, «Яңа Юл» хуҗалыклары «Кызыл партизан» колхозына берләшкән иде.

      Юлбашчыны юксынып елаудан бүртенгән март көннәре, теләсәң-теләмәсәң дә, язга таба тәгәрәде. Көтү алгач, тыныч яшим, Алла боерса, дип йөргән Саяфның антын боздырды Нургали абыйсы. Ни үткен әнисе дә кайгылы айда бригадирга каты бәрелергә кыймады.

      Саяф тагын ат җигә, Сәрдәхуш елгасында каерылып-каерылып чалгы селти дә, җәйнең үзен төяп, ишегалдына апкайтып аудара. Җәйне Әлфия китап битләренә кыстыра, Миннегәрәй җиләк итеп чүпли-чүпли дә әнисенә чәй эчәргә алып керә, табын уртасына утырта.

      …Менә тагын нефтебазада Саяф керәчин агыза. Әнә Гаяз абыйсы янына шәһәр марҗалары килгән. Урамга чыгуга, арба төбендәге арышны сатып та җибәрделәр.

      Кибеткә кереп ашарга алдылар. Тамак ялгагач, чүмечләп аракы сатучы абзыйның да хәлен белделәр. Абзыйның хәле шәп иде, шәп абзый яныннан чыкканда, Гаяз абыйсының да, Саяфның да йөрәге шәпелдәп типте.

      – Йә, нишлисең? – диде Гаяз абыйсы. Капкан нәрсәсе булмаса да, Гаяз абыйсы белән нәрсә эчәргә дә риза булган Саяф бер стаканны түнтәрде шул. Кыюлык өчен эчәләр аны дип ишеткәне бар. Әтисе турында сорашу өчен дә кыюлык кирәк булмагае.

      Ошый Гаяз абыйсы Саяфка, Мамадышка кадәр сөйләшми килүе дә ошады. Ир кеше күбрәк эшлидер инде ул. Гадел дә, Саяф алып килгән арыш акчасын тиенгә-тиен үзенә бирде. Кибеттән алган ризыкларга, аракы чүмечләп торучы шәп абзыйга да түләде.

      Саяф атының дирбияләрен тикшерде, тәгәрмәчләренә типкәләп карады, ат сыртына бер-ике суккан иде, чүгеп куйды хайван. Баһадир инде. Әнисе Маһинур аны артиллерист булган, туптан да аткан, тупны да тарткан ди.

      Шәһәрдән чыгуга, Гаяз абыйсы мул итеп печән чапты. Бер селтәнә – бер кочак, икенче селтәнә – ике кочак. Ике арбага да мөлдерәтеп печән салдылар, керәчин исе бетте хәзер, чәчәк исенә күмелеп кайталар. Атлар да ашады, ял итте.

      Гаяз абыйсы Саяфның атын үз арбасына әйбәтләп бәйләде дә малайны янәшә утыртты. Кибеттән алган ризыкларны капкаладылар. Тәненә аракы шаукымы таралган, кыюланган малай Гаяз абыйсына эндәшәсе итте:

      – Гаяз абый, әтине очратмадыңмы син сугышта? – дип пышылдады.

      Юк, күрмәдем, димәде Гаяз абыйсы, өметен өзмәде. Малайның хәлен аңлаган кеше буларак, иңбашына кулын салды. Нишләп аңламасын ул Саяфның хәлен? Беренчедән, үзе дә, әтисе исән килеш, ятим үсте. Җитмәсә, әтиләре белән өйләре терәлеп тора иде. Аның әтисе икенче хатын белән гомер итте. Ул хатыннан туган балалар: «Әт-т-т-и!» – дип кычкырганда, аның да бугаз ярып кычкырасы килмәдеме әллә?! Икенчедән, хәзер үзенең дә гаиләсе бар. Хатыны