Рафаил Газизов

Окна / Тәрәзәләр


Скачать книгу

Кашап тау башыннан, Ризван каеннары яныннан тамаша кылган. Каеннан каенга иләсләнеп йөргән дә:

      – Куырылыгыз, колхоз этләре! – дип кычкырган. Дистә еллар үткән. Үләренә ун минут кала, туган җиренә кайту түгел, аның изге исемен балаларына, хәтта оныкларына да телгә алырга рөхсәт итмәгән кырыс карт нәрсәдер әйтмәкче булып тыпырчына башлаган. Күптән телдән язган әтисенең авызына колагын куйган улы:

      – Теге вакытта Кече Кирмәнемне мин ут төртеп яндырдым бит, – дигән соңгы ухылдавын ишеткән.

      Янгын Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллинның өен дә әйләнеп үтмәгән, 19 яшьлек егетне авылыннан күчеп китәргә мәҗбүр иткән.

      Тагын бер-ике атлауга, Яке урамының өйләре күз алдында биешә башлый. Әхмәтсафа байның ике катлы, калай белән ябылган мәһабәт өе игътибарны җәлеп итә. Кибетләр тоткан Әхмәтсафа сәүдә иткән, татарның канында йөрүче кәсәбәчелек оеткысы аңа кешечә яшәргә, авылдашларына кирәк булган тауарны, җилдән җитез атларга төяп, Казан, Оренбург якларыннан кайтаруны насыйп иткән. Күршесе Мостафа да сатуда йөргән.

      Берчакны урманда аның атларын караклар туктаткан. Мостафа наганын тартып чыгарган да:

      – Кәкәләр[3], Ходайдан ялварам. Алла хакы өчен сезне атып үтерергә насыйп итмә дип. Кагылмагыз! Җибәрегез. Гөнаһка батырмагыз.

      Караклар, чигенә-чигенә, урманга кереп югалган. Мостафа кулында уенчык наган булган. Бу вакыйгадан соң иптәшләре:

      – Их, Мостафа! Йөрәк тә бар икән үзеңдә. Ләкин мактанма, алар синең наганыңнан түгел, «кәкәләр» дигән сүзеңнән курыккандыр, чөнки бу сүзне бары Мамадыш төбәгендә генә аңлыйлар, – дип шаярта торган булганнар.

      Әнә Исмәгыйль байның ике катлы, калай түбәле йорты пәйда булды. Васыйл мулланың мәчетен янкорма итеп күчергәч, сөрелгәннәрнең, ил буенча сибелгәннәрнең өйләрен җыйнагач, үзенә күрә бер утар-биләмә булып җәелгән мәктәп күренде.

      Мәктәбен күрүгә, Саяфның җанына җылы таралды. Ничек таралмасын соң ул кайнарлыклар?! Өч ел укыган мәктәбе бит!

      Әтисе Миннәхмәтнең сугыштан өч кенә хаты килде. Гаиләдә өч бала. Әнисе Маһинур тегенди-мондый биш-алты ирне бер якка быргый торган хатын булса да, очын очка ялгап кына яшәделәр. Шул да файда иткәндер: Су-Елга авылы 20 нче еллар уртасында гына күченгән. Урман төпләп, яткын җирләрне сөреп ясалган басуларда иген бик уңган.

      Әтисенең киемнәрен кисеп-ялгап, ямап-төзәтеп кигән малайны мәктәп ят итмәде. Укытучы Фәүзия апасы, парта арасыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, башыннан сыйпаса, шул бик җиткән иде ятим малайга.

      Берзаман фронттан ир укытучылар кайтты. Әтисен көтә-көтә көтек булган Саяф мәктәпкә ир-атларны, фронтовикларны, ахыргы исәптә, сугышта һәлак булган әтисен төсмерләргә бара иде. Ул бит әтисен хәтерләми, карточкасы да юк. Әтисеннән калган бүрекне сыйпаштыргалый анысы, вакыт-вакыт бүректән ниндидер җылылык та бәреп тора, тик сугыштан орден тагып, офицер булып кайткан Мәхмүт абыйсын, сыңар аяклы Мөнип абыйсын күрүгә