Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

чыдыйм. Тик шунысы күңелсез: аларны уку, аларда язылган мәсьәләләр турында фикер йөртүемне уртаклашучы кешеләр юк.

      Менә шулай пошынып йөргән көннәрнең берсендә минем яныма авыл мәдрәсәсендә укып чыккач, берничә ел читтә йөреп кайткан Рәхимҗан белән Хәсән дигән ике егет килде. Алар миңа үзләренең үпкәләрен белдерделәр:

      – Үткән елларда син безнең белән аулак өйләргә йөри торган идең, җылы мунчаларда була идең, болын буйларында безгә кызлар турында язган бәетләреңне укый идең. Җәйге кичләрдә койма буйларында төрле әкиятләр сөйли торган идең. Быел нигәдер бик эреләнеп киттең әле син!.. Хәлфә булачак кешегә шулай кирәктер инде!

      Шул көннән башлап һәр кичне ләчтит сатып утырган койма буе безнең китап уку урынына әйләнеп китте. Укылган китаплардан яшьләргә генә түгел, хәтта картларга да бик нык тәэсир иткәне Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һәм «Себер тимер юлы» дигән китаплары иде. Аларны берничә тапкыр укыдык. Авыл халкы бер-берсеннән ишетә дә, кич булды исә, шунда килә.

      – Йә әле, безгә дә укы әле шул китапны! – диләр.

      Рәхимҗан «Себер тимер юлы» н укыган саен:

      – Мин шул юлда Себердә йөрдем бит, – дип, сүз ачмый калмый. – Тимер юлы белән йөрү рәхәт тә, тиз дә! – ди ул. – Мин йөргән җирләргә ат белән барырга туры килсә, анда барып җиткәнче сакалың агарыр!

      Ул үзенең тимер юлда тиз йөрүе аркасында күп җирләр күрүен, уе-фикере ачылуын сөйли.

      – Иге-чиге юк бит илнең, – дип, янә бер шакката ул. – Һи-и, андагы байлык! Аны бит юлга салырга гына кирәк. Анысы җиңел генә түгел. Белемсез булмый. Мәҗит шуны әйтә ул, шуны аңлата. Уку кирәк, ди ул. Урыстан да узарлык белем кирәк безгә.

      Аңа кушылып Песи карт та яшь чагында үзләренең ат белән Мәскәүгә баруларын сөйләп китә:

      – Ике ай ярым йөрдек, Манир Җамали юлда салкын тидереп авырды да үлеп калды! – ди. – Ә менә хәзер тимер юл белән Мәскәүдән биш көндә әйләнеп кайтасың!

      – Анысы шулай аның, – дип сүзгә кушыла Мингали. – Әнә күпме еллар Донбасста эшләп йөргән Сәйдәш Галләми авылга кайткан иде. Анда, малай, эшчеләр бик усаллана икән. Патшаның үзенә каршы сөйләүчеләр бар, имеш.

      – Җае чыкса, һи-и. Без дә тик ятмас идек тә анысы.

      – Әнә урыс алпавытының җирләре нинди шәп урында… Ут өстендә биетергә иде шуны.

      – Син аны әйтәсең әле. Ә үзебезнекеләр? Низам байны кара син. Хәләл көч белән баеганмы? Садыйк хаҗины кара!

      – Кул бер күтәрелсә, алар гына өлешсез калмас иде әле.

      Шундый көннәрнең берсендә кемнәрдер Садыйк хаҗиның келәтенә төшеп, күп кенә малларын урлыйлар. Бу хәл авыл сәүдәгәрләре белән кулакларга безгә бәйләнү өчен җитә кала.

      – Әнә бит алар көн саен, койма буена җыелып, ниндидер шайтан сабакларын укыйлар да: «Низам байлар белән Садыйк хаҗиларны да тыныч куймабыз!» – диләр.

      Әнә шуннан чыккан инде ул келәткә төшү дә!

      Минем әтиемә дә килеп җитәләр:

      – Синең улың ниндидер бер Мәҗит дигән судинның шайтан сабакларын укып, авыл яшьләрен