Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

Г. Камал кебек күренекле язучыларыбызның да тормыш юлы шәкертләр хәрәкәте белән бәйле икәнлеге мәгълүм.

      Мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не ташлап чыккан шәкертләр әнә шул чорларда гына барлыкка килгән «Казан мөхбире» газетасында озын бер декларация сыман нәрсә бастырдылар. Ни өчен мәдрәсәне ташлап чыгулары турында аңлату биргәннән соң, алар үзләренең төрле фәннәр һәм урыс теле укуга теләкләрен белдерәләр. Ләкин моңа ирешү өчен аларда материаль мөмкинлек бөтенләй диярлек юк иде.

      Шул ук вакытта Шакир Мөхәммәдьяров дигән студент «Казан мөхбире» газетасына, халыкны ярдәмгә өндәп, бер мәкалә язып чыга. Куылган шәкертләргә ярдәм эшен оештыру өчен «Ислах комитеты» төзелә. Бу комитет Первая гора урамында бер агач өйне арендага алып, әлеге шәкертләрне шунда урнаштыралар. «Казан мөхбире» газетасы аркылы җыелган ярдәм акчага икмәк, он, ярмалар китерәләр. Шунда җыелыш үткәрелеп, мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр өчен курс ачарга карар кабул ителә. Бу курсның программасында шактый урын урыс телен өйрәнүгә бирелә.

      Ләкин бу эш барып чыкмады, чөнки башлап йөрүче берничә эшче һәм студентлар кулга алынды. Һәм мәдрәсәне ташлаган шәкертләргә бер тәүлек эчендә Казаннан чыгып китәргә боерылды.

6(Фатих Әмирхан)

      1908 елның көзендә Фатих Әмирхан инициативасы белән Казан шәһәрендә «Әлислах» исемле газета чыгарыла башлады. Бу газетаның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров саналса да, төбендә аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Фатих Әмирхан берүзе алып бара иде.

      Ул чорларда, реакция хөкем сөргәнлектән, аз гына сулрак агымда барган газетаны да полиция органнары бик нык күзәтәләр, әгәр дә аның редакторы күзгә күренгәнрәк кеше булса, ул газетаны яптыралар иде. Менә шунлыктан андый газеталар полиция каршында шөбһәле булмаган, күзгә күренмәгән кешеләр редакторлыгында чыгарылдылар. В. Бәхтияров шундый редакторларның берсе иде. Татар эсерлары органы булган «Таң йолдызы» газетасының һичбер күзгә күренмәгән Гали Бутиләков редакциясендә чыгуы да менә шуннан иде. Чөнки фактик редактор булган Гаяз Исхакыйга газета чыгарырга рөхсәт юк иде.

      «Урал» газетасын чыгару алдыннан Хөсәен Ямашлар үз араларында катнашып йөргән «кып-кызыл сасиалист» Хәмит исемле бер приказщикны рәсми редактор итәргә уйлыйлар. Ләкин Хәмит риза булмый:

      – Аңа тыгылып, башымны Себер җибәрер хәлем юк әле, – ди.

      – Алай үз шәүләңнән курыккач, өеңдә генә утыр, үзеңне социалист дип атама, – ди аңа Ямаш.

      – Ярар, төрмәдә утырганчы өйдә утыру яхшырак, – дип, Хәмит китеп бара.

      Мин Оренбургта эшләгән чагында ул байлар тирәсендә ялагайланып, алар җырын җырлап йөри иде. Шулай да кайчакта «Мине Ямаш редактор итмәкче иде!» дип мактанып та ала иде.

      Әлеге мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не ташлап чыккан шәкертләр бөтенесе диярлек, икенче игъдади[13] сыйныфында укучы шәкертләр булганлыктан, шул мәдрәсәдәге икенче игъдади шәкертләре мәдрәсәне ташлап чыгу вакыйгасын һәрвакытта үзләре өчен тарихи бер горурлык һәм үзләрен шул традицияне ваклаучылар