Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

бер-береңне шулай култыкларга кирәк, синең шөһрәтең безнең дә шөһрәт, – дигән була, ә үзе Мәҗитнең китапларына шалкан бәясен тәкъдим итә. Хәбиб Исхакый белән мин дә Шәрәфләргә үзебезнең беренче җыентыгыбызны сатып карадык. Гыйльметдин Шәрәф безне ачык чырай белән каршы алды. Сүз иярә сүз чыгып, урыслар әйтмешли, ни с того, ни с чего, ул:

      – Сезнеңчә ничек: Мәҗитме, Тукаймы шәп шагыйрь? – дип куйды. Безнең җавапны көтеп тә тормастан, Мәҗит турында: – Тупас тел, тупас тасвирлар аңарда, – дип нәтиҗә ясады.

      Мин:

      – Безнеңчә, аларның икесе дә бик шәп шикелле! – дидем дә сүзне кисәргә уйладым.

      Ләкин Хәбиб Исхакый:

      – Мәсьәләне алай куеп булмый бит! – дип, сүзне озайтып җибәрде: – Мәҗит үз урынында өлкән, Тукай үз урынында… Кем кемнәр өчен яза бит!..

      – Ничек инде ул «кем кемнәр өчен»?

      – Халык өченме, әллә нәширләр өченме?

      – Әлбәттә, сезнең шикелле мужиклар өчен, – диде Гыйльметдин.

      – Без дә шулай уйлыйбыз шул! – дип кисте Хәбиб Исхакый.

      Аның шушы сүзләреннән соң Гыйльметдин Шәрәф безнең китапларны кире алдыбызга куйды да:

      – Без боларны бастыра алмабыз, гафу итегез! – дип, кырын борылгандай булды.

      Шуннан соң без аларны «Милләт көтепханәсе» нә биреп бастырдык. Зарары шул булды: Шәрәфләргә унөч сумнан саткан идек. «Милләт көтепханәсе» ун сумнан түләде. Ләкин минем шатлыгым башкада иде. Китап басылып чыккач та:

      – Әһ-һа, Мәҗит, – дидем, – син милләтне сөйсәң, мин аны кайгыртам!

      Бу сүзләр Мәҗит Гафуриның «Милләт мәхәббәте» дигән шигырьләр җыентыгы чыгу уңае белән әйтелде, әлбәттә.

      1905 ел революциясеннән соң Россиядә булган бөтен татар мәдрәсәләрендә бердәм дулкынлану, чуалышлар башланды.

      Егерме-егерме биш ел буенча укып та, алган белемнәре мулла булудан башкага ярамаганлыктан, бик күп шәкертләр, сакаллары агарганчы, муллалыкка урын чыкканны көтеп, шул мәдрәсәләрдә мүкләнеп яталар иде.

      Менә бу хәл икенче төрле караш-аң тудырды:

      – Мәдрәсәләргә ислах, реформа булсын, фән, урыс теле укытылсын!..

      Казандагы Галимҗан хәзрәт Баруди карамагында булган мәдрәсәи «Мөхәммәдия» 1905 ел революциясеннән элек үк беркадәр ислах ителгән – реформалаштырылган иде. Менә шушындый мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр, мәдрәсәләргә ислах кертү таләпләре белән генә калмыйча, Казан шәһәрендәге эшчеләр, төрле политик оешмалар белән бәйләнеш тотып, революция хәрәкәтендә дә аралашып киттеләр. Казанда булган бәрелешләр чорында эшчеләр белән бер сафта кулларына корал алып сугыштылар, прокламацияләр басу, аларны тарату, урамнарда тәртип саклау, оешмалар арасында хәбәр йөртү кебек эшләрне башкардылар.

      Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсе шәкертләрендә булган бу хәрәкәт Казандагы башка мәдрәсә шәкертләренә дә йогынты ясамый калмады. Минем агам укый торган Закир хәзрәт мәдрәсәсендәге (аны «Зәңгәр мәчет мәдрәсәсе» дип тә йөртәләр иде) шәкертләрнең Алафузов заводындагы эшчеләр белән бәйләнештә