Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

сөйләүдән, күп катнашулардан тартына, – диде.

      Мин үземнең моңа бөтенләй кире уйларымны әйткәч, Хәбиб Исхакый көлеп җибәрде:

      – Алай булгач, китабың басылып чыккач, син үзеңне бик эре тотарга уйлыйсыңдыр инде?..

      – Юк, нишләп алай булсын? – дим мин.

      Хәбиб Исхакый да, минем шикелле үк, Мәҗит Гафурига көчле мәхәббәт саклый икән. Бигрәк тә ул аның шигырьләрен мактый:

      – Аның шигырьләрендә өмет хисләре көчле, – ди.

      – Алай булгач, син үзең нигә соң шулчаклы өметсез?

      – Тормыш шулай итте мине, – диде Хәбиб, авыр гына көрсенеп.

      Әхмәтҗан Мостафин кебек иске фикерле хәлфәләргә, иске тәртипләргә каршы көрәш алып барган Хәбиб Исхакый, һәрвакыт мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәтләр тарафыннан читләтелүе аркасында, торган саен өметсезлеккә бирелгән иде. Аның саулыгы да шулчаклы начар: кан әсәре булмаган төсенә караганда, очы күгәргән озынча борыны гына синең күзеңә чалына, хәтта төштә күргән бер шәүлә кебек кенә иде. Шул өметсезлек аркасында, ул 1912 елда үзен үзе һәлак итә.

      Хәбиб Исхакыйның сөйләвенә караганда, Мәҗит Гафури Троицк шәһәреннән Казанга килеп, мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә укырга кергәч тә үзенең тырышлыгы, үзен тота белүе аркасында, укучылар арасында гына түгел, хәтта мәдрәсә идарәсе һәм Галимҗан хәзрәт алдында да бик тиз ригая, хөрмәт казана. Галимҗан хәзрәт үзенә бик якын торган Фатих хәлфәгә:

      – Син Мәҗитне күбрәк үз тирәңдә тот, аңа яхшы, җайлы урын бир. Аңа һәрвакытта да булышлык ит, тәрбия итә белгәндә, аннан зур кеше чыгар, – ди икән.

      Хәбиб Исхакый әйтә:

      – Күрәсең, Галимҗан хәзрәт Мәҗитне дә Фатих хәлфәнең копиясе итәргә теләгәндер, – ди.

      Әлеге хәлфә искитмәле аумакай, куркак, ялагай бәндә иде. Нигәдер аны мәдрәсә эчендә дә, Казан халкы арасында да «Урыс Фатих» дип йөртәләр иде. Бу миңа бигрәк тә сәер тоела, безнең якта, киресенчә, сүзен бирмәүче, турыдан бәрдерүче, шуның белән тупасрак та булган кешегә «урыс токымыдыр ул» ди торганнар иде. Урысның илдә үзен хуҗа итеп тоюыннан килеп чыккан сүз булгандыр инде. Яуларда кырылып исән калган татар исә аңа гел ярарга, яраклашырга тырышкан.

      Әле дә булса хәтеремдә: яз башында, Гөбенә суы ташкан чакта, без малайлар белән көймәдә йөрергә булдык. Көн җилле булганлыктан, көчле каты дулкын арасында безнең көймә чайкала да чайкала, шактый озак җәфалангач, без батудан куркып кире әйләнеп кайттык. Шунда безне әти күреп алды.

      – Әй җебегән нәрсәләр! – дип кычкырды. – Шулай куркак булырга ярамый инде. Андый чакта урыслар бер генә дога әйтә.

      – Нинди дога соң ул?

      – Андый чакта урыслар «ничауа!» диләр дә ишкәкләрен суга батырып йөзеп тә китәләр. Батмыйлар да, калыкмыйлар да!

      Ул чагында «Мөхәммәдия» дәге алдынгы, зуррак шәкертләрдән саналган Закир Шакиров (күп еллардан соң аның улы Мидхәт Шакиров, башкорт булып, озак вакытлар Башкортстанны җитәкләде. – Р. З.) урысчаны яхшы белүе белән башкалардан аерыла иде.

      – Урысча укырга кирәк, чын белемне урыс матбугатыннан гына алырга мөмкин! – ди ул.

      Менә шуңа күрә дә