Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

карап кына яхшырмады. Юллар яз-көз кардан, яңгырдан изелде, кышын аларны кар басты. Җәен, күбәләк очкан вакытта әзрәк йөреп алганнан соң, көзен тагын чын газап, михнәт башлана. Юл булмау аркасында, шәһәр белән авыллар арасында автобуслар да йөрми.

      Нариман шәһәрара поездга төшеп утырды. Халыкта аны «кызыл поезд» дип йөртәләр. Ни өчен шулай атаулары яхшы аңлашыла: поезд кызыл төстә. Ул кассада сатып алган билетын таслап, кесәсенә салып куйды, киң вагон тәрәзәсеннән тышка, урам ягына күз салды. Ул бүген иртә төште, поезд кузгалырга шактый вакыт бар, вагоннар буш, әле халык утырып та бетмәгән иде. Перрон буйлап, чабыша-чабыша, кешеләр йөгерешә: кайсы чемодан, кайсы капчык күтәргән, кайсылары кечкенә кибет арбалары тартып бара. Бераздан ул перронда ике таныш егетне күреп алды, болар Нариман авылында күңел ачып яткан, соңыннан аны кыйнарга йөргән Альфред белән Хамис иделәр. Ул аларны инде күптән күргәне юк, чөнки нихәтле гомер үтте. Ишеттерделәр. Алар Нариманнан үч алырга йөргәннәр, аның калада, тулай торакта яшәгәнен белеп, берничә мәртәбә хәтта эзләп тә килгәннәр. Ул вакытта очрашу насыйп булмаган, ә менә хәзер аларны язмыш һич көтмәгәндә кабат очраштырды. Нариман аларны күрмәмешкә сабышты, ләкин егетләр аны бик тиз танып алдылар. Юк, ул алардан курыкмады, ләкин күрергә дә ашкынып тормады. Менә шул ике егет, тиз арада поезд эченә үтеп, Нариманның каршысына ук килеп утырдылар. Икесе дә шактый кызмача, икесе дә күңелле сөйләшә. Альфреды (авырый, күрәсең) бөтенләй ябыккан, чырае көл сымак ап-ак, ияк астындагы җирән сакалы гына тырпаеп калган. Ә Хамис, киресенчә, тагын да тазара төшкән, куллары, беләкләре юанайган, зур корсак үстергән…

      – Сәлам, друган!

      – Как халляр?!

      Шаярышып кына, алар аңа кул суздылар. Тик Нариман аларга кул бирмәде, бер сүз дә дәшмәде.

      – Авылга мәллә? – дип сорады Альфред.

      – Авылга, – дип, төксе генә җавап бирде юлчы.

      – Вижу, каефың юк, – дип, Хамисы сүзгә кушылды.

      – Әйе, юк…

      – Поезд кайчан китә? – дип сорады Альфред.

      – Ярты сәгатьтән.

      – Да! Вакыт бар икән әле.

      – Айда, пивнушкага кереп чыгабыз, – дип тәкъдим ясады Хамис. – Каефың да күтәрелер.

      – Керегез! Тик миннән башка!

      – Акча ягы такыр, братан! – дип моңсуланды тегесе. – Синдә юкмы соң?

      – Миндә бар, ләкин мин кулга акча бирмим!

      – За падло што-ли?!

      – Бәлкем… сыйларсың… Күрәсең… хәл начар… Җиденче көн эчәбез… Запойда… слушай… Может… угостишь… а…

      Авыл егетләрендә шундый бер сәер гадәт бар: кеше ярдәм сораса, алар ярдәм итмичә калмыйлар. Бу гадәт авыл кешесенең канына сеңгән. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү, бер-береңнең хәлен белү – авыл кешесе өчен зарур нәрсә. Әлеге очракта исә моны куркаклык түгел, ә йомшаклык итеп кабул итәргә була иде. Соңыннан бәлагә тарыгач, үлем белән яшәү арасында калып, Газраил белән көрәшеп ятканда, ул шушы йомшаклыгы өчен, бәлкем, үз-үзен битәрләгәндер дә һәм үкенгәндер дә… Тик киләчәкне белеп булмый икән шул: шулай аянычлы килеп чыгасын белсә, ул, бәлкем, урыныннан