Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

Бөтен эшне боздың?

      – Комачауладым, име?!

      – Кемгә суктың син? Кемгә?

      – Кемгә… сөяркәңә!

      – Нинди сөяркә? Ул бит безнең зав!

      – Нәстә… зав булгач, аның белән йокларга да ярыймы?

      – Нинди йоклау?!

      – Син таң алдыннан, чит ир белән кочаклашып, гостиницадан чыгып киләсең, шулай булгач, мин ни уйларга тиеш?!

      – Колхоз булудан туктарга вакыт сиңа, җаным! Соң, шул зав аркылы бөтен чумара ясала да бит инде. Шуның акчасына яшибез ләса. Биш ай эшләп, күпме әйбер генә алдык, машинага акча салдык. Синең акчаң ашарга да җитми. Мин аның белән йокламадым, без аның белән акча бүлештек. Мә, менә кара!

      Хатын крокодил тиресеннән тегелгән затлы сумкасыннан бер төргәк совет акчасы тартып чыгарды. Бөгәрләнгән акчалар таслап, җыеп саналган иде…

      – Динә! – дип ярсыды Нариман.

      – Нәрсә?

      – Кит син рестораннан! Әгәр китмәсәң…

      – Нишләтәсең?

      – Атап әйтәм: бу акча уеныгыз сезнең яхшылык белән бетмәячәк. Акча кешене боза, кеше акча колына әйләнә. ОБХСС җибәртеп, рестораныгызны яптырам, ыслушай! Завыңны утырттырам. Аңладыңмы?!

      – Ай-һай… мине дәме?

      – Әйт дөресен, яшермә, әйт! Юкса мин сине…

      Нариман, Динәнең кулыннан каерып, аны каршысына бастырды. Кулын иркен тоткан ир белән шаярырга ярамаганын аңлаган хатын бераздан башкачарак сөйләргә тотынды:

      – Ипи тотып ант итәм, мин аның белән йокламадым. Без, чынлап та, номер снимать итеп, шунда булган акчаларны бүлештек. Ресторанда кеше алдында ярамый, аңлыйсыңмы? Зав минем аркылы эш итә. Акчаны минем аркылы ясый.Яшермим, мин аңа ошыйм… ул үзе дә шулай ди…

      – Үзе дә?

      – Ләкин мин аны үземә якын китермим. Мин сиңа тугры, Нариман.

      – Хе! Гостиницада чит кеше белән кунып ята, ә үзе миңа тугры, имеш. Булды! Җитте! Мин авылга кайтам! Атап әйтәм: авылдан китмәгән булсак, бу яман хәлләрнең берсе дә булмаган булыр иде! Яныңда чит ирләр дә иснәнеп йөрмәс иде! Син дә иләс-миләс йөрмәс идең! Күралмыйм! Мин сине… ишетәсеңме…

      – Ә мин нишләгән соң әле? Минем бернинди дә гаебем юк, чөнки гаебем ачыкланмаган. Калага килеп, без, җаным, берни дә югалтмадык. Киресенчә. Без монда кеше булдык. Эш бар, акча бар, фатир алдык. Тагын ни кирәк?! Ни җитми сиңа?!

      – Бала!

      – Нәрсә?!

      – Бала җитми!

      Хатын һәм ир беркайчан да тавышланмыйча тормый, ләкин Динә белән Нариманның тавышсыз яшәгән чаклары сирәк булды. «Авылда калсак, тавыш-гаугалар азрак чыгар, хатын да үзен башкачарак тотар иде» дигән уй Нариманның һич кенә дә башыннан чыкмады. Иң кызыгы шул: тавыштан хатыны нигәдер гел коры чыга һәм һәрвакыт җиңүче булып кала иде. Гаилә хуҗасы никадәр генә кызса да, тамагын ертып акырса да, тормыш барыбер хатын-кыз сүзе белән, ягъни хатын дигәнчә барды. Бу юлы ул хатыныннан өстен чыгарга теләде. Ачудан стенка шүрлеген алып атты, анализ кәгазьләре идәнгә чәчелде. Бөтен бүлмә кәгазь белән тулды…

      – Нәрсә