Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

ташырга да кешем юк.

      – Кая?

      – Төрмәгә…

      – Кая?!

      – Сухари надо сушить! – Теге иләмсез көлү дәвам итте… Көлә-көлә ул пычак эзләре төшкән, аш өстәлендә яткан калдык-постыкларны берәм-берәм рюкзагына тутыра башлады. Өстәлдән алырлык әйберсе калмагач, карават каршысында торган агач тумбочканы актарырга тотынды. Аннан ике-өч теш щёткасы, кырынгыч, сабын калдыклары тартып чыгарды һәм аларның барысын да тиз арада рюкзак эченә шудырды…

      «Әллә акылдан язган инде бу Алла бәндәсе!» Болай да куркып калган хатынның йөрәгенә кабат шом йөгерде. Шулчак бу исәр кулындагы рюкзагын, шап итеп, идәнгә ташлады да, хатын ягына борылып, аны аяктан егардай сүз әйтте, Динә чак кына артына утырмады…

      – Мин үтердем аны, мин!

      – Кемне?

      – Карбыш урамындагы кабахәтне…

      Назыймның әлеге сүзләрен раслагандай, кинәт кенә бүлмәгә милиция формасыннан дүрт-биш кеше килеп керде. Алар арасында Нариманны кулга алырга килгән таныш участковый да бар иде.

      – Шушы ул! – дип кычкырды участковый милиционерларга.

      – Назыйммы син? – дип сорады аңардан берсе. Погонына караганда, ул капитан булып чыкты. Назыйм дәшмәде, юләр кеше сымак елмаеп, бер урында басып тора бирде.

      – Әйе! Назыйм! – диде аның өчен Динә.

      – Иреңме? – дип сорады милиционер.

      – Юк, ирем түгел, – диде коты очкан хатын.

      – Нишлисең монда?

      – Иремне эзләп кердем.

      – Ирең кем?

      – Нариман… аны алганнар…

      – Аңлашылды, без аны кичә кулга алдык, – диде участковый капитанга. – Бар әле, чыгып тор моннан! – Динә тиз генә ишек ягына атылды, ләкин ишек төбендә туктап, катып калды…

      – Алыгыз! – дип команда бирде капитан, җинаятьче ягына таба ишарә ясап. Ләкин Назыйм кинәт кенә һаваланып, үз кулы белән ясаган тимер урындык күтәргәч, тегеләр шундук туктап калдылар.

      – Менты поганые! – дип сүгенде Назыйм. – Живым я вам не сдамся!

      – Назыйм! Тынычлан! – диде участковый. – Без сиңа тимибез! Синең гаебең әле ачыкланмаган…

      – Ачыклыйсы юк: мин үтердем ул кабахәтне, мин! Ул адәм минем анамны мыскыл итте, бөтен нәселне авыл халкы алдында мәсхәрә итте, безне авылдан качырды, минем, апай-абыйларның тормышын җимерде, атамны бауга менгерде! Мин шуңа түзеп торырга тиешме, ә?! Юк! Аны үтергәнемә мин грамм да үкенмим! Мин хаклы, халык мине аклар… аңлар…

      Назыймның әлеге чын күңелдән сөйләгән сүзләре бары тик бер участковыйга гына тәэсир итте булса кирәк. Капитан һәм аңа ияреп килгән рядовойлар да, җинаятьчене эләктерү өчен, җайлы вакытны көтеп кенә тордылар.

      – Синең аркада бер гаепсезгә кеше утыра, – диде участковый, Динә ягына ишарәләп.– Менә бу хатынның ире, минем аңлавымча, ул синең авылдашың, дустың…

      – Беләм… – Назыйм, сизгерлеген югалтып, кинәт йомшап китте. Һәм шуны көткән күркә кыяфәтле рядовой аягы белән Назыймның тезенә китереп типте. Кай җиргә тибәргә кирәклеген белә, каһәр! Назыйм, үкереп, идәнгә тезләнде һәм алга сыгылып төште. Күз ачып йомганчы җинаятьченең кулына тимер богау кидерделәр…

      – Падлы! – дип сүгенде Назыйм. – Ненавижу!

      – Торгызыгыз!