Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

сукты. Төкерекләрен чәчеп, селәгәен агызып акырган авылдашы аңарда йөз чөергеч нәфрәт уятса да, Нариман үз-үзен кулга алырга, аны ахыргача тыңлап бетерергә булды.

      – Нигә?

      – Ул кабахәт бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!

      – Нишләргә тиеш?

      – Аңлыйсыңмы…

      – Сүгенмә!

      – Җаным сыкрый, аңлыйсыңмы-юкмы! Кабатлап әйтәм: ул кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел! Беркайчан да! Аңлыйсың…

      – Аңлыйм… Тик гаепне бары тик ул кешедән генә эзләргә ярамый. Монда бит синең анаң да гаепле. Ул сезне ташлап киткән. Ул шуңа, шул кабахәткә ияреп киткән. Балаларын ташлап…

      – Әй, син маңка! – дип үкерде Назыйм. – Ни сүлисең син! Орынма син әнигә, яме! Әни ялгышкан… ие… Ләкин ул кире безнең янга кайтырга теләгән, тик әти аны кичерә алмаган, кире кайтармаган. Әти генә түгел… авыл… авыл аны кичерә алмаган. Ул бит безне сагынып, зар-интизар булып яшәгән, безне күрер өчен, Чичи башына кайтып, төннәр кунып чыккан. Син орынма әнигә, яме, кагылма! Орынасың икән…

      – Ни була?

      – Маңка!!!

      Исерекнең эчендәге тышында була, диләр. Аек баштан әйтә алмаганны ул салмыш хәлендә чыгарып бетерә. Әйе, Назыйм – аңа абый тиешле кеше, ул аңа энекәше кебек, ләкин үзен кечерәйтеп, түбәнсетеп сөйләшкәннәрен кем генә ошатсын икән! Баядан бирле күкрәк кагып, чүп иләп торган Назыйм тирләп чыккан шакшы куллары белән энекәшенең якасына ябышты. Юкка, билгеле, абзый ни эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми иде. Нариманның гер күтәреп ныгыган таза куллары аны бик тиз бөгеп салды. Нидер чыртлап сынган кебек булды. Авыртудан бик каты итеп чыраен сыткан абзый кулын кире тартып алды һәм, бер мәлгә каршысында кем басып торганын да, кем белән сөйләшкәнен дә онытып, комсызланып, кружкасыннан сыра чөмерде. Бер генә атна элек аек акыл белән эш иткән, яшәгән бүлмәсен, кызлар кебек, пөхтә һәм чиста итеп тоткан, вәгазь көйләп, фәйләсуф булып йөргән кеше бүген бер мизгелдә убырга әверелгән иде. Нариман аның яныннан тиз генә ычкыну ягын карады…

      – Кая?! – дип сөйләнде исерек аның артыннан.

      – Синең белән утыра алмыйм монда!

      – Кайда?

      – Бу тәмуг оясында!

      – Ә мин аны барыбер ү-ү-үтерәм! Ха-ха-ха! Әле аның… краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… су… менә күрерсең… кып-кызыл… су… ха… ха… ха…

12

      Динә барыбер үз сүзеннән кайтмады. Аның бар булган уе тизрәк фатир алу иде. Фатир алуга ук, ул эштән китәчәк. Трамвай йөртүдән туйды ул. Кызның әти-әнисе дә аңа һаман шул бер сүзне тукыйлар: «Кит син аннан, ирең ашатсын!» Ләкин фатир алмыйча, эштән китеп булмый, беренчел сумманы түләүгә карамастан, фатирны барыбер тиз генә бирмиләр. Беркөнне тулай торакка ашкынып кайтып кергән Динә ятакта ял итеп яткан иренә:

      – Мин кабат Гаврилин катына кердем, – дип оран салды.

      – Нәрсә… ресторанга чакырдыңмы?

      – Әйе, чакырдым.

      – Бер чакырдың бит инде, бармады.

      – Вакыты булмады.

      – Ну, ниемә чакырасың соң син аны?

      – Шунда