Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

бу?

      – Син бөтен эшне боздың, – дип гаеп атты ул иренә. – Нигә килдең монда? Өйдә генә утырсаң, яхшырак булган булыр иде… чүп җыеп…

      – Нинди чүп?! – Нариман берни дә аңламады. Соңыннан башына барып җитте: Динә аны кешегә дә санамый башлаган икән ич! Кеше түгел икән ул, ә мәми. – Ыслушай, бер китереп сугам хәзер, тучны асфальтка сеңәсең!!!

      Нариманның күңелендә ярсу инстинкт уянды, кыргый көч табигый рәвештә тышка бәреп чыкты. Динә бу очракта иренә каршы дәшмәүне артыграк күрде. Нариманны үз кулына алып, аны курчак урынына йөртергә хыялланса да, ул барыбер иреннән шикләнә, курка иде. Бауман урамы буйлап озак кына сөйләшмичә бардылар. Кара-каршы бастырылган агач эскәмияләр каршында туктап калгач, икесе дә ирексездән шунда утырдылар. Ачуын яшерә алмаган Нариман Динәдән җавап көтте.

      – Кичер мине! – дип башлады сүзен хатыны. – Сиңа әйтмичә, чит кеше белән кинога барганым өчен кичер…

      – Син бит туганнарыңа барам дидең… ялганладың!

      – Мин башка юл тапмадым…

      – Курыктыңмы миннән?

      – Юк, син мине аңламассың дип курыктым. Син әле хәзер дә мине аңламыйсың кебек. Аңла: мин аның белән күңел ачар өчен йә йоклар өчен бармадым…

      – Нәрсә өчен бардың соң?

      – Аңламаган булып кыланма, зинһар!

      – Фатир өченме?

      – Әйе, фатир өчен. Чиратсыз фатир алыр өчен. Аңла: бу кешедән бик күп нәрсә тора. Ул бездә – бик зур кеше. Аның бер сүзе бөтен вапрусны хәл итә дә куя, аңлыйсыңмы?

      – Юк, аңламыйм, аңларга да теләмим.

      – Хәзер белмим инде, – дип көрсенде Динә, – ничек булып бетәр…

      – Нәстә! – Нариман (чыраен сытып), челт итеп, асфальтка төкерде. – Ысвиданиегезне боздыммыни?!

      Динә дәшмәде. Башын аска иеп утырган җиреннән кинәт еларга тотынды. Хатыннарның күз яшьләренә каршы торалмаганын аңлаган Нариман аны кисәк кенә иңбашыннан кочып алды. Динә, сырпаланып, аңа елышты һәм, пышылдап:

      – Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, җүләрем, – дип эндәште һәм, почык борынын иренең муен астына төртеп, аны назлап үпте. Урамнан узган кешеләр аларга гаҗәпләнеп карап киттеләр, аларны әле яңа гына өйләнешкән бәхетле парлар итеп кабул иттеләр…

      – Сиңа табарга кирәк!

      – Нәрсә табарга?

      – Бала табарга, инәңне! Хатын-кызның төп бурычы шул түгелме соң инде?

      – Бала?! – Динә өчен бу яңа борылыш иде. Ләкин яңа сүз түгел, бала табу турында Нариман шактый гомер аның колак итен ашарга өлгергән иде инде…

      – Табасың!

      – Юк!

      – Мин бала телим. Ир бала!

      – Булыр…

      – Кайчан?

      – Фатир алгач… яме…

      Сүз һаман да шул фатирга барып терәлә. Тулай торакта өчәр бала белән яшәүче гаиләләр дә бар. Аннан, бала тапкач, хатыны авылга кайтып торыр, шул арада ул да колхоз эшендә йөреп алыр, әзрәк авыл һавасын сулап калыр дип хыялланды. Бер мәртәбә балага узган иде инде аның хатыны, тик нигәдер, киреләнеп, баласын төшертте. Әгәр дә ул кабат