Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

куып, өйдә бот күтәреп яту. Авыл хатыннары сыман, таң тишегеннән торып, сыер саварга барса, аның башында мондый исәр уйлар булмас та иде, бәлкем. Кем белә? Бәлкем, Динә хаклыдадыр. Хатын-кызны эш аты итеп күрүдән дә туктарга вакыттыр. Әгәр дә эшлисе килми икән, бала тапсын, бала карасын, ирен яратсын! Юк, ни генә әйтсәк тә, шәһәр җире хатын-кызны аздыра, аны хәтта акылдан, юлдан яздыра. Ул, баш күтәреп, ирек даулый, ирен чаптыра, фатир, акча даулый. Тик нәтиҗәдә беркайчан да канәгать булып кала алмый. Таш кала сатылырга теләгәннәрнең җанын тартып ала, алар барысы да шулай шәһәр тормышына яраклаша. Яраклашырга теләмәгәннәре андый затсыз тормышка түзә алмый һәм, бернисез калып, авылына, туган нигезенә кайтып сыена…

      – Ә мин шикләнәм, синең кабат балага уза алуыңа ышанып бетмим! – диде ачуы тышка бәреп чыккан Нариман.

      – Нишләп алай дисең? – Динә агарынды, аның кинәттән төсе качты.

      – Мине тыңламадың, төшерттең.

      – Шуннан?!

      – Шуннан шул… Беренче мәртәбә балага узгач, аборт ясатырга ярамый. Хатын-кыз бала табалмаска мөмкин, аңладыңмы?

      – Кем әйтте?

      – Медицина шулай ди.

      – Син нәрсә, мине таба алмас дип уйлыйсыңмы?

      – Ие! Уйлыйм! – Нариман Динә каршына буй җитмәслек биек дивар сыман калкып басты. Хатыны аның янында бер кечкенә генә койма ярыгы булып калды.

      – Тапмам дисеңме?!

      – Ие! Кысыр син хәзер! Кысыр сыер!

      – Кысыр… – Динәнең күзенә яшь бәреп чыкты. Тавышы бетте: ул ни эндәшә, ни кычкыра алмады.

      – Шәһәр харап итте сине, шәһәр! Нәстә дип килдек без бу шәһәргә, үзебезне харап итәр өчен килдек. Шул гына!

      – Кыс…ыр…

      Ачуыннан шартларга җитешкән Динә кул уңында торган табуретканы, алып, Нариманга атты. Нариман иелеп калды, урындык, аңардан өскәрәк очып, түшәмдәге люстраны коеп төшерде. Бик матур бәллүр люстра иде ул, бик зур чиратлар җиңеп, универмагтан сатып алып кайткан иде аны хатыны. Яңа фатирга эләргә уйласалар да, беркөнне матурлык өчен дигән булып, аны вакытлыча гына элеп куйгач, ул шул килеш түшәмдә калган иде. Ә шул матурлык гаилә тормышы белән бергә хәзер генә чәлпәрәмә килеп ватылды һәм, әнә шулай итеп, ир белән хатын арасыннан кара мәче узды…

13

      Тугызынчы сентябрьдә иртәнге тугызда (ул көнне аның гомердә дә онытасы юк!) бүлмәгә ике милиционер килеп керде. Берсе милиция формасыннан, икенчесе штатский киемнән. Юк, Нариман алардан куркып калмады, куркак егет түгел иде ул, ләкин тиктомалдан милиция килеп кергәч, шактый гаҗәпсенде. Ул, үзенең бернинди кырын эш кылмаганын белсә дә, каушап калып, озак кына аңлашмыйча торды. Бервакытта да нәрсә булып бетәсен белмисең, милициядән теләсә нәрсә көтәргә була. Өйдә ялгызы гына, Динә төнге сменада.

      Милиция киемендәгесе – участковый, ә икенчесе исә тикшерүче булып чыкты. Икесе дә авылныкылар: олырагы – участковый (Нариманның аны бер-ике мәртәбә күргәләгәне дә булды) – бу тирәдә шактый күптәннән бутала. Милиция хезмәте авыр хезмәт булса да, ул беркая да китә алмый, чөнки аңа эшеннән фатир («служебный») биргәннәр иде. Фатирны үзеңә калдырыр өчен, милициядә ун ел хезмәт итәргә кирәк. Икенчесе әле яшь егет, күрәсең, югары уку йортын яңа