Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

ире ничә еллар буе, син имгәк, син бала табалмыйсың, дип, бер яшь киленне кыерсытып яшәделәр. Баксаң, гаеп хатында түгел, ә ирдә булган икән. Шуннан соң теге ир башын иеп кенә йөри башлады, ә киленнәре, Берлинны алгандай, рәхәтләнеп күкрәк киереп йөрде.

      Тикшерүчеләрнең: «Ни өчен үтердең?» – дигән соравына Назыйм: «Мин аны үтермәдем, ул үз-үзен үтерде, – дип җавап кайтарган. Һәм соңыннан: – Дөресрәге, ул үз-үзен үтерә алмыйча интекте, мин аңа ярдәм генә иттем. Андый кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел», – дип сүз өстәгән…

      Мәгълүм ки, тикшерү барышында үтерелүченең дә каршылыклы шәхес булганлыгы ачыкланды. Ләкин ул Сәлим дигәннәре ничек итеп Назыймның анасын мыскыл итсә дә, ничәмә хатынның тормышын бозса да, аларның барысын да ярык тагарак каршында утыртып калдырса да, Назыймның кеше үтерергә хакы юк иде, билгеле.

      Җинаять урынында Нариманның профсоюз билетын калдыруы да бигүк аңлашылып бетми кебек. Юк, ул аны махсус, авылдашына шик төшсен дип ташлап калдырмаган, билгеле. Юк, юк, Назыйм андый кабахәтлеккә бармас. Бәлкем, ул аны, ашыгып, кесәсеннән ялгыш төшереп калдыргандыр?! Ул бит документтагы исем-фамилияне үзгәртеп, шуңа үзенең фотосын ябыштырып куярга дә өлгерми калган. Аның: «Мин теләсә нинди документны үзгәртеп ясый алам, миндә, дустым, каллиграфический почерк!» – дип мактанганы да Нариманның хәтерендә яхшы сакланып калган…

      Әллә инде авылдашының язмышына битараф булмаганга, әллә үзенә үк шушы җинаять процессы аша узарга туры килгәнгәме, Нариман, йоклар алдыннан, көн саен диярлек Динәдән Назыймның ничек итеп кулга алынуын сөйләтте. Баштарак шуның турында бик нык дулкынланып, тәфсилләп сөйләгән Динә соңрак бу нәрсәдән туя башлады һәм шуның турында бөтенләй сөйләүдән туктады. Нариманны кулга алгач, милиция бүлеге каршында елап басып торганнарын, ирен азат иткәч, аның муенына асылынып: «Яратам сине, җаным, яратам!» – дип өзгәләнеп назлануларын ул инде хәзер онытты булса кирәк.

      – Син нәрсә, башка проблемаң юк мәллә?! – дип кычкырды аңа хатыны беркөнне. – Һаман шул шизик турында сөйләтмәсәң… Булган, узган, ятсын хәзер шул психушкасында!

      – Теләмәсәң сүләмә, көчләмим…

      – Үзең турында уйла син, фатир турында!

      – Гаврилинга бармадыңмыни? – дип сорады Нариман. Аның соравы, билгеле ки, һәрвакыттагыча кинаяле яңгырады.

      – Бардым, ләкин ул ысвиданиегә чыкмады, – дип шаярткан булды тегесе.

      – Булмаган, димәк…

      – Фатир тиздән булачак!

      – Ничек?

      – Әти сөйләште.

      – Кем белән?

      – Бер зур кеше белән. Ул безнең директорга чыккан. Шулай булгач… шиты-крыты, җаным!

      – Синең әтиең?! – дип шаккатты ир.

      – Ә ни булган минем әтигә?!

      – Атаңның шундый есвәзләре бар дип һич кенә дә уйламаган идем!

      – Син аны шундый төшеп калган кеше дип уйлыйсыңмы?

      – Уйлый идем! Хәзер фикерем үзгәрде…

      Фикерләр әкренләп үзгәрә торды. Тормыш һаман да алга чаба, тик менә Нариман гына бер дә үзгәрергә теләми. Илдә комсомол