Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

нишләп китте), – сез кеше үтерүдә гаепләнәсез!

      Бу коточкыч сүзләрдән соң Нариманга берьюлы кызык та һәм куркыныч та булып китте. Каян килеп? Бар кызыгы шунда! Ә куркырлык берни дә юк кебек, аның кеше үтергәне юк. Ләкин органнарның бер гаепсезгә кешеләрне утыртканнарын һәм хәтта үлем җәзасы биргәннәрен ишеткәне бар иде аның. Менә шуңа күрә дә аңа куркыныч булып китте. Ләкин җебеп тә төшмәде, үз-үзен кулга алырга тырышты.

      – Бр-р-рат, син кайсы авылдан? – дип сорады ул тикшерүчедән.

      – Ничек кайсы? – Ул (мондый күчешкә әзер булмаган, күрәсең!) аптырап, каушап калды. Ләкин ике араны тигез тотты, дилбегәне ычкындырмады. – Биргән сорауга төгәл генә җавап бирегез, пажалысты!

      – Ә җавабым шул! Карале миңа…

      – Әйе…

      – Мин кеше үтерүчегә охшаганмы-юкмы?!

      Нариман тикшерүченең күзләренә ихлас итеп, туп-туры карады. Мондый караштан соң ул аңа, кыенсынып кына: «Гафу итегез, ялгышканбыз!» – дип әйтергә тиеш иде кебек. Ләкин юрист авызыннан андый сүзләр яңгырамады. Тикшерүченең моңа карата үз фикере һәм, иң гаҗәбе, үз дәлилләре дә бар икән ләбаса…

      – Сез бу кешене беләсезме? – Тикшерүче олы яшьтәге бер ир кешенең фотосурәтен чыгарып күрсәтте.

      – Юк! Кем соң ул?

      – Корбан… Аны кичә өендә үтергәннәр. Казан кешесе ул. Гомере буе калада яшәгән. Сезнең кайчан да булса Карбышев урамындагы унынчы йорт, сиксән беренче фатирда булганыгыз бармы?

      – Юктыр… дип уйлыйм…

      – Нариман Халикович, бу уен эш түгел, монда шаяру урынсыз. Төгәл итеп җавап бирегез: булдыгызмы сез ул фатирда, юкмы?

      – Юк, кәнишне.

      – Яхшы. Ә менә бу нәрсә сезнекеме? – Тикшерүче юка гына бер документ кисәге чыгарып күрсәтте.

      – Нәрсә ул?

      – Профсоюз билеты.

      – Тотып карарга ярыймы?

      – Юк, ярамый, – дип кырт кисте юрист. – Мин аны сезнеке дип уйлыйм. Чөнки монда сезнең исем-фамилиягез язылган. Сезгә аны Казан сөт комбинатыннан, профсоюздан биргәннәр…

      Нариман әле яшь, аның күзләре әйбәт күрә иде. Ул үзенең профсоюз билетын бик тиз таныды һәм аның тышында әзрәк кан таплары да шәйләп алды. Шундук аның башыннан: «Әй абый, абый, нишләдең син!» – дигән үкенечле уйлар йөгерде. Исенә төште: ул үзенең профсоюз билетын Назыймга бүләк иткән иде. Дөресрәге, ул үзе аны Нариманнан сорап алды. «Эчкән вакытларымда кесәгә паспорт тыгып йөрергә куркам, югалтуым бар, әгәр ул сиңа кирәкмәсә, бир миңа, мин аны үземә яраклаштырып ясап куям», – дип сорагач, Нариман авылдашының сүзенә каршы килә алмады. Профсоюз билетын ул бигүк кирәк нәрсә дип тапмады, шуңа күрә аны, бер дә кызганмыйча, Назыймда калдырып чыкты. Ничек булып чыга соң бу хәзер? Димәк, Назыйм абыйсы шаяртмаган, ул әйткән сүзендә торган: Шәмсегаян апаны харап иткән адәмнең башына җиткән, ул аны үтергән. Үтерүченең: «Әле аның краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… менә күрерсең… су… кып-кызыл… су…» – дигән сүзләре, җанны өшетеп, баш миен тагын бер кат чыбыркылап алды…

      – Үтерелгән кешенең исеме ничек соң? – дип сорап куйды Нариман.

      – Сез