Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар


Скачать книгу

кем күрде сезне?

      – Кем?! Комендант…

      – Тагын?

      – Күрше Рәхим.

      Тикшерүче Нариманнан күзен алмады, ул аңа сөзеп, сынап карады. Аңардан нидер яшергәнен һәм шуны әйтеп, ачып салырга теләмәгәнен сизенгән юрист, тикшерү тактикасын үзгәртеп, аңа берникадәр якынаерга тырышты.

      – Беләсеңме, абый, эш нәрсәдә…

      – Нәрсәдә?

      – Мин сине кеше үтергәнсең дип уйламыйм…

      – Во! – дип килеште Нариман. – Ниһаять, син дә кешечә сүләшә башладың…

      – Кеше үтерүчегә охшамаган син, анысы шулай, ләкин безнең хезмәт шундый, без барысын да тикшерергә тиеш, – диде ул, кан тапларына манчылган профоюз билетын кулында селкеп. – Монда икенче нәрсә бар…

      – Нәрсә ул?

      – Минемчә, син үтерүчене беләсең, тик аның исемен әйтергә теләмисең. Ни өчен икәнен дә аңлыйм: ул синең танышың йә бик якын дустың булырга мөмкин. Беләм: син аны сатарга теләмисең. Авыл кешеләре шундый инде алар, чиста күңелле булалар, мин үзем дә, беләсең килсә, авыл баласы. Тик син шуны аңла: аны яклап, син үзеңә бер кирәкмәгән проблема гына ясыйсың. Син бу профсоюз билетын да аңа аның алдында яхшы булырга тырышып кына бүләк иткәнсең, шулай бит? Ләкин шушы профсоюз билеты, абый, сине харап итәргә мөмкин, бик тә мөмкин…

      – Нигә?

      – Чөнки ул җинаять урынында табылган бердәнбер дәлил, аңлыйсыңмы…

      Нариман берни дә аңларга теләмәде. Ул бүтән бернәрсә дә сөйләмәде, башка бернинди сорауга да җавап бирмәде. Аны кулга алдылар һәм аерым камерага кертеп яптылар. Закон буенча, ягъни суд карары чыкканчы, аны әле монда тагын бер өч тәүлек тота алалар иде.

14

      Динә үз-үзенә урын таба алмады.

      Нариманның өйдә юклыгын күргәч тә, ул иң элек күршеләренә керде. Әле яңа гына өйләнгән Рәхим аны, гадәттәгечә, матур елмаеп: «Рәхим итегез!» – дип каршылады. Ире турында сорашкач, ул Нариманны милиция алып китүе турында әйтте. Динә берни дә аңламады, мескен хатынның куркуы эченә үтте. Рәхимнең: «Карбыш урамындагы фатирда бер кешене үтергәннәр, бик каты тикшерү бара, ди, иреңне дә шуның өчен алып киттеләр, ышанмасагыз, безнең коменданттан сорый аласыз», – дип сөйләнүе болай да бик куркуга калган Динәнең йөрәгенә кабат шом салды.

      Ул нигәдер комендант хатын янына төшмәде, ә авылдашы Назыйм янына керергә булды. Ире милициядә түгел, ә шундадыр кебек тоелды аңа. Динә, ишекне дә (ул ачык иде) шакып тормыйча, бүлмәгә атылып керде. Нариман бүлмәдә күренмәде, ә Назыйм тимер караватында аунап ята иде. Кунак килеп кергәч, ул саташып аз гына башын күтәрде һәм шаккаткандай, күзләрен акайтып, Динәгә төбәлде. Инде ничә көннәр кырынмаган, юынмаган, исереклек юлында әшәкеләнеп йөргән ялгызак абзый бу хәлдә Динәдә шактый авыр тәэсир калдырды. Эчүе генә бер хәл, ул әле икенче чирдән – җан чиреннән газаплана кебек тоелды аңа…

      – Назыйм абый, – дип куркып кына эндәште хатын, – мин иремне, Нариманны эзлим, аны нигәдер милициягә алып киткәннәр, син ни дә булса белмисеңме?

      – Карбыш урамында бер адәмне үтергәннәр, шуның өчен алып киткәннәр аны, – дип, бик теләмичә генә аңлатты ул.

      – Каян беләсез?

      – Суң…