Марат Кәбиров

Убырлар уянган чак


Скачать книгу

дип баш ваттылар, – Бәлки, алар да өйдә кунарга курыкканнардыр.

      Тиздән мал врачы килеп сарыкларны ат арбасына салды да үләт базына алып китте. Монда кызык бетү белән мин картыйның сарыкларын карарга йөгердем. Ачкыч булмагач, койма ярыгыннан карарга туры килде. Барсы да исән иде.

      – Аллага шөкер, —дип куйды Айрат, бабайларча итеп,—Безнекеләр исән икән әле.

      Мин аңа тел күрсәттем.

      Малларны көтүгә кугач, картый үз кагыйдәләрен урнаштырырга тырыша башлаган иде, мин аңа шундук каршы төштем. Тәрәзә капкачларын киереп ачып куйдым, ишекне бикләп йөрүдән баш тарттым. Убырлар кояш калыккач йөрми. Картый башта карышып маташты да азак кул селтәде.

      – Ничек, менеп карыйбызмы?

      Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.

      – Менәбез, димәк.

      – Дөрес эшләмибез бит, – диде ул аннан соң, —Алай итәргә ярамый.

      –Алайса, син менмисең.

      Айратның күзе шар булды. Тик ул бернәрсә дә дәшмәде. Мин абзар артлап кына Нәфисәләрнең ихатасына юнәлдем. Айрат та чарасыз булып миңа иярде.

      Ишек йозагын ачу чынлап та бик җиңел булып чыкмады. Кулдагы ачкыч көлтәсен бик озак сайларга, ярардаен тапкач та хәтсез генә маташырга туры килде. Сәгатькә якын булашкач кына биреште ул. Без эчкә уздык. Веранда бүлмәләргә бүленгән, ә түбәсе такта түшәм белән ябылган, өй түбәсенә кайдан менәргә икәнне болай гына чамалау мөмкин түгел иде. Ике як чолан ишегендә дә ат башы кадәрле йозак тора.

      – Тәрәзәдән генә керәсе калган, – дип пышылдадым мин, йозакларга ачкыч ярата алмыйча, – Ике тәрәзә алу, билләһи, җиңелрәккә төшәр иде.

      – Ә күреп калсалар?..

      – Ансы да бар шул…

      Тагы бер сәгать чамасы маташырга туры килде. Тик моның бер файдасы да тимәде, өй түбәсенә керә торган урын бу бүлмәдә түгел иде.

      – Юкка гына тотындык әле, – диде Айрат йончулы кыяфәт белән, – Уңар эш булса, шундук килеп чыгар иде.

      – Нәрсә, әллә үзеңне шундук килеп чыкканмын дип уйлысыңмы?!. – Аның сүзе эчемне пошырып җибәргән иде, шуңа да ачуымны тыя алмадым, – Бер башлагач, ахырынача җитәбез инде.

      – Ә анда чынлап та вампирлар булса?– диде Айрат, —Безнең бит бер корал да юк…

      Мин тагы да тупас җавап бирмәкче булган идем, аның хаклы икәнен аңлап тыелып калдым.

      – Ярый син бар әле, – дип елмайдым, – Юкка гына ияртмәгәнмен икән бит. Бар, тиз генә утын сараена барып ике усак таяк алып кил. Бакчага кереп бер-ике төп сарымсак йолкырга да онытма. Ә мин ишекне булаштыра торам.

      – Менә шуны тот, – диде Айрат муеныннан догалы бетүен салып, – Мин юкта ул-бу булса, ярдәме тияр.

      Мин аны кесәгә чумдырдым да йозакка иелдем.

      – Кесәңә салма, муеныңа так!

      Аның таләпчән тавышына буйсынмый мөмкин түгел иде. Мин бетүне муенга тагып, футболка өстеннән чыгарып куйдым.

      Бу юлы йозак тиз биреште. Чардакка менә торган ишек тә нәкъ шушы якта, хәтта аның бүрәнәләргә кагып ясалган баскыч сыман нәрсәсе дә бар иде. Ләкин ишек ачык түгел, анда да йозак эленгән. Моны күргәч, мин авыз эчемнән генә сүгенеп куйдым. Әмма Халисә